Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Әтиләрен кайтыр дип көткән 2 кызчык һәм якты дөньяга аваз салырга тиеш игезәк бала ятим калган

***

- Балык бистәсе районыннан кайтып киләм, Камил исемле солдат егетне соңгы юлга озаттык. Әти-әниләренә, хатынына, туганнарына Аллаһы Тәгалә  сабырлык  бирсен, – дип сөйли җырчы Фирдүс Тямаев.

Шакиров Камил тумышы белән Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылыннан. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Камил 2022 елның 29 сентябрендә махсус хәрби операция зонасына кузгала. Дүрт бала атасы булам, дип хыялланып яшәгән Камил Шакировның, ни кызганыч, 29 яшендә гомере өзелгән. Әтиләрен кайтыр дип көткән 2 кызчык, һәм  апрель аенда якты дөньяга аваз салырга тиеш игезәк бала ятим калган.

Камил Шакировны 21 мартта, Рамазан аеның соңгы унынчы көненә кергәч, соңгы юлга озатканнар. Урыны оҗмах түрләрендә булсын!

">Язмышлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев