Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әтиләр бәйрәме – балаларга тәрбия чарасы да

Яшь бәйрәм – Әтиләр көне уңаеннан – «Аванград» шәһәр паркында чара оештырылды һәм анда Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре дә катнашты.

 

Бәйрәмнең темасы «Әти белән кызык!» дип аталды.

1нче лицей укучылары чын ир-ат «әти» һөнәрләре белән танышты. Үз эшләре һәм аның нечкәлекләре турында аларга юл-патруль хезмәте һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сөйләде.
34нче янгын-коткару часте көрәшчеләре балаларга үзләренең янгын-техник коралларын һәм җиһазларны күрсәтте. Частьнең аерым посты башлыгы Дмитрий Веселов иң заманча автомобильләрнең берсе – NATISK югары нәтиҗәле системалы, компрессион ысул белән янгынны сүндерүне тәэмин итүче автоцистерна мөмкинлекләре турында сөйләде.


«Әтиләр союзы» иҗтимагый оешмасы вәкилләре соравы буенча янгын сүндерү-коткару отряды хезмәткәрләре Балалар музыка сараенда узган тантаналы чарада янгын сүндерү-техник җиһазлар күргәзмәсе оештырды.
Балалар әтиләренең чын «җегет» һөнәрләре белән горурлана. Һәрвакыт улларыгызга үрнәк булыгыз, хөрмәтле әтиләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев