Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әти озак кайгырмады

...Мин гаиләдә бердәнбер бала.

Шуңадыр да әти-әнием мине бик яратты, кайгыртты һәм иркәләде. Шулай да мин ярыйсы гына тыйнак һәм тыңлаучан булып үстем, якыннарыма проблемалар тудырмаска тырыштым. Барысы да әйбәт иде! Әти белән әни эшли, мин бишлеләргә генә укып, медальгә бара идем. Ел саен кая да булса ял итәргә бардык.

Әти минем өчен ирләр идеалы булды. Үзен карый, әнине ярата һәм аңа тугры, өйдә бөтен эштә ярдәм итә, минем һәм әни турында кайгырта, бервакытта да төшенкелеккә бирелми. Аңардан үрнәк алырга тырыштым, еш кына, кайчан да булса кияүгә чыксам, һичшиксез характеры белән әтигә охшаган егетне сайлаячакмын дип уйладым.

Яшьтәшләрем үзләренекеләрдән пыран-заран китереп зарланганда, мин әти-әнием белән чиксез горурландым. Балачагымны күңелемдәге җылы хатирәләр белән генә искә алам. Тик минем дә хатирәләремнең барысы да якты һәм бәхетле генә түгел шул. Миңа ундүрт яшь вакытта әнием җитди авырый башлады. Ә ел ярымнан газаплы авыру аны алып та китте. Киченнән хәле яхшырган кебек булды, хәтта урыныннан да күтәрелде, үзе дә сөенде. Кичтән барыбызга да татлы йокылар теләде. Иртән күзләрен ачмады...
Мин еладым, ыңгыраштым һәм ярсындым. Әнинең үлемен бик авыр кичердем. Барысы да кайгымны уртаклашты, хәсрәтемне җиңеләйтергә тырышты. Минем әлеге хәлләрне сөйләргә җыенгач, ул хакта уйлагач ук, хәзер дә елыйсыларым килә. Инде үземнең ике балам бар, ә теге вакытта миңа уналты гына яшь һәм дөньям икегә ярылган иде. Башымда үз-үземә кул салу турында уйлар да булды. Үлемнән бер тамчы да курыкмый идем. Бер генә нәрсә куркытты – әтинең ул кайгыны күтәрә алмаячагы. Ул шундый лаеклы тотты үзен, бер бөртек күз яшен дә төшермәде. Анда да горурландым әти белән: нинди нык, минем өчен үзен кулында тота, нинди көчле, дип уйладым.

Ә сәбәбе бөтенләй башкада булып чыкты. Ул минем әнине яратмаган! 

Кызганычка, моны соңрак белдем. Идеаль ир һәм әти образы күз алдымда юкка чыгып, сарык тиресенә төренгән бүрегә әверелде. Әтигә булган олы мәхәббәт күрәлмау һәм усаллыкка әйләнде. Башта йөрәгемдә бу хисләргә дә урын булмады, аны әнине югалту ачысы тутырган иде.

Әни үлеп бер ел да узмады, әти өйгә яшь хатын алып кайтты. Ул өйгә кергәч, коридорда басып, аның биленнән кочкан килеш минем белән таныштырды. Әтидән туп-туры, нигә болай кыланасың, дип сорадым. Ә ул җилкәләрен генә сикертеп куйды да: «Мин бит хыянәт итмим, әниең юк бит инде», – диде. 

Минем өчен бу ситуация бик куркыныч тоелды. Карап торышка яшь хатын әтидән ун елга яшьрәк күренә (фактта җиде булып чыкты). Алар бер-беренә татлы итеп елмаеп, минем алда хисләрен күрсәтергә тырышты. Шул мәлдә минем әлеге хатынга кул күтәрәсем, миңа кыен булган кебек аларга да начарлык кыласым килде. Бүлмәмә кереп бикләндем дә, чыкмадым. Аларның көлешкәннәрен, сөйләшүләрен, кочаклашуларын ишетеп тордым һәм әтине күрәлмас дәрәҗәгә җиттем.

Әни киткәннән соң унике көн узуга яңа хатын табарга һәм аны өйгә сөйрәп кайтырга ничек ояты җитте икән? Әнигә шуның белән хыянәт иткәне көн кебек ачык бит инде. Әтинең танышлары һәм дуслары да аның бу адымын хупламады, әмма килештеләр. Ә мин кичерә алмадым. Конфликтка кермәскә, әйткәләшмәскә тырыштым. Үз тормышым белән яшәдем, аерым пешердем, үз бүлмәмдә генә яшәдем. Мондый хәл әтине артык дулкынландырмады, ул тулаем яшь хатыны белән ләззәтләнде.

Бер көнне яшь бичә минем бүлмәне үзләренең йокы бүлмәсе итәргә теләвен белдерде. Чөнки ул аларныкыннан зуррак һәм аның моңа бик ачуы килгән икән. Мин аның күзләренә карап: «Юк, бу бүлмә минеке, мин монда инде уналты ел яшим һәм шунда калам!» – дидем. Шунда бу күзен дә йоммыйча: «Йә бүлмәңне бирәсең, йә чыгып китәсең», – димәсенме! Мин шок хәлендә калдым. Бигрәк тә әтинең бер сүз дә эндәшмичә хатыны яклы булып торуы йөрәгемне яралады. Әйберләремне җыйдым да чыгып киттем, ул мине хәтта туктатырга уйламады да.

 Сирәк кенә шалтыраткалады, беренче ике айда бераз акча күчерде, аннары бөтенләй юкка чыкты.
Яшь бичәсе ташлагач, әти минем белән очрашырга, дуслашырга теләде. Тик мин кичермәдем. Ул әни истәлегенә хыянәт итте, ниндидер сөйрәлчекне сайлап, миннән баш тартты, ә хәзер гафу сорыймы? Мин аны беркайчан да гафу итә алмаячакмын! Яшәсен, теләсә ниш­ләсен. 

Ирләр, әтиләр, сез ничек чит хатын-кызларны бәгырь җимешегезгә караганда якынрак күрә аласыз икән? Элеккеләр белеп әйткән дә инде, әти кеше ата каз, дип. Нинди йөрәк белән битараф карап калырга кирәк балаңның билгесезлеккә чыгып киткәнен? Әле ярый әнинең әнисе булды мине сыендырыр­га. Юлымда тормыш корырлык яхшы кеше очрады. Өстән әнием-фәрештәмнең мине саклавына һәм яклавына ышанып гомер итәм.

Ә сез, әтиләр, яшь хатыннарга күз салганда картлыгыгызны уйларга онытмагыз!
Райондашыгыз Лилия булам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев