«Аталар патруле» балалар ял итә торган урыннарны тикшерә
Яшел үзәнлеләрне бөтенроссия «Аталар патруле» акциясендә катнашырга чакыралар.
Әлеге акция – РФ бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил карамагындагы Аталар советы инициативасы.
Бу акция буенча аталар балалар күп була торган урыннарны – паркларны, пляжларны, ишегалларын тикшерә. Максатлары – балаларга куркыныч янаучы факторларны табу һәм аларны бетерү. Мондый изге уйлар белән йөрүче әтиләргә эчке эшләр органнары, МЧС хезмәткәрләре дә булыша. Акциянең беренче нәтиҗәләре 31 августта ясалырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев