Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ата-ана. Бакча. Мәктәп

Тәрбия, тәрбия, тагын тәрбия!!!

Мәдәниятсез, тәрбиясез җәмгыять – салкын, котсыз, үлеп баручы җәмгыять. Бүгенге буыннар хәтерендә уелып калган: “Чернобыль,” “Храмая лошадь,” “Болгария” теплоходы, Самолётлардагы егылып төшүләренең санын күпләп әйтеп булыр иде, Халкыбыз милли-мәдәниятенә, каберлекләргә ерткычларча һөҗүм, менә чиратта Кемерово – “Зимняя вишня”- бу фәҗыйгаларның килеп тууында – КЕШЕ факторы!?! Чыгу юлы бармы? Бар! Әмма, мәгънәле, тирән акыл белән аңлашу кирәк!

Китттек... Бүгенге балалар бакчасы һәм мәктәп алдында торган иң зур бурычларның берсе – халык, ата-аналар хәтерен яңарту, татар халкының бөек шәхесләрен өйрәнү, халыкның гореф-гадәтләрен, халык көн-күрешен, җыр-биюләрен кире кайтару. Һәм иң мөһиме – һәр милләт күңелендә үзенең милләте белән горурлану хисен уяту, аны тәрбияләү.

Бу киң кырлы изге бурычларны тормышка ашыруда ата-ана, балалар бакчасы һәм мәктәп бик зур роль уйный. Соңгы чирек гасыр аралыгында балалар бакчаларында, мәкәпләрдә укыту системасына кайбер алдынгы карашлы фикерләрне проектлау турында адымнар ясала, әмма ата-аналарны куандыра алырлык һәм балалар күңеленә дә ятышлы үзгәрешләр сизелми диярлек. Озак еллар буена Яшел Үзән шәһәре ата-аналары белән очрашу вакытында бик күп тәкъдимнәр белән бергә саллы гына тәңкыйди авазларны да ишетергә туры килә.

Беренчедән, Татарстаныбызда мәктәп җитәкчелегенең ата-аналардан акча җыйнау турында һәр ике ананың берсе шул борчылуын яшерми;

Икенчедән, мәктәпләрдә укучы балаларга программада күрсәтелгән күләмдә, аерым фәннәр буенча, укыту-үзләштерүдә укытучыларның белем бирү дәрәҗәсе, тиешле

югарылыкта булмавы да, иң борчыган мәсьәлә буларак кала бирә.

а) Ата-аналар мәктәптә балаларына гомуми бирү максатын тормышка ашыруда дәүләт казнасына үзеннән тиешле налогын түли, мәктәп расходлары өчен көченнән килгән кадәр ярдәм дә итеп тора, ә бәйрәм саен укыткан укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә зур-зур бүләкләр дә бирелүгә карамастан, мәктәптә өйрәтелми калган белемне тулыландыру өчен ата-аналар балаларына, аеруча соңгы елларда, тагын акча түләп, репетитор да ялларга мәҗбүр.

Өченчедән, уку-укыту процессында укытучыларның профессиональ осталыгы фәнеңне яхшы өйрәтү генә түгел, ә укучы балаларга бер тигез дәрәҗәдә ихтирамлы, игътибарлы, аларны үзең белән бер дәрәҗәдә күрү сәлатенә ия булу, иң мөһим тәрбия ысулы буларак аңлашылырга тиеш.

Дүртенчедән, соңгы вакытта укучылар өчен басыла торган уку китапларында, ягъни дәреслекләрдә очраган, кичерә алмаслык,

хаталарның һәм укытучыларның да үз хаталары шактый еш очрап торуы да ата-аналарны борчылуга китерә. Бу мөһим тәңкыйди борчылулы ата-аналарның бүгенге мәктәпкә карата суынуы дип аңласак һич тә артык булмас, чөнки ата-аналарның ихлас мөнәсәбәтләре кире яктан гаиләдә бала күңеленә сеңә бара. Нәтиҗәдә, ризасызлык мәктәптән башлана икән, җәмгыятьнең нык, таза булуы да шик астында кала бирә. Гомуми җәмгыяви тиешле күләмдәге өлгереп җиткән милли-мәдәни аң, телгә мөнәсәбәт аша тәрбияләнә.

Яшел Үзән, Зөя, Норлат якларыннан күпләгән әдип-галимнәрнең, сәнгать әһелләренең, халкыбыз тарихында мөһим роль уйнаган шәхесләрнең чыгуы мәгълүм хакыйкать. Мәшһүр мәгърифәтче Каюм Насыйри (1825-1902) болар арасында хаклы рәвештә иң күркәм урынны

билгеләсә, ә Бәчектә Г.Тукайның якын туганнары яшәгәнен һәм Яшел Үзәндәге - өч сукмагын да истән чыгарырга, һич тә ярмый. Күпләгән һәм онытылмас күренекле шәхесләребезнең яшәгән төбәкләрен, исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән мәктәп балаларына мәгълуматлар, Яшел Үзән якларының аеруча бай булуына, игътибар әле җитәрлек бирелми. Һәр төбәкнең тарихи, мәдәни чынбарлыгы мәктәп тәрбиясендә телнең абруе, яңгырашы аша, аның нәни күңеленә кечкенәдән, милли аң буларак, кереп урнаша.

“Баланың иң кыйммәтле гомере, үз-үзен белерлек булып, үзе ашый башлаган вакыттан мәдрәсәгә йөреп, сабак тәмам кылганчыга чаклы вакыт буладыр. Әнә шул вакытларда баланы яхшы тәрбия кылып тәртипкә вә тәрбиягә төшендермәк лазимдер”- ди Каюм Насыри.

Бүгенге көндә һәр педагогның өстәлендә “ Китабәт тәрбия” әсәренең 113 тәрбия дәресеннән торган “Тәрбия дәресләре” мәшһүр әсәр – “Әслах рисаләсе” төп кулланма булуына ышанырга кала. Бүгенге мәгариф концепциясенең укучыларда шәфкатьлелек, миһербанлык, югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү максатларына хезмәт итүче мәшһүр әсәр – “Әсләх рисаләсе”, “Тәрбия китабында” Каюм Насыйри киңәшләре, рухыбызның кимсетелгән бүгенге чынбарлыгында, зур кызыксыну уята. Әмма, яшелүзәнлеләр

Каюм Насыйриның туган ягы тарихын өйрәнүчеләр арасында 2017 елның мартыннан бәйге игълан итсә дә, кызганычка каршы, оештыру комиссиясе исеменә бер генә фәнни хезмәт язучы эше килеп ирешмәве авыррак, һәрхәлдә.

Шунысын да, искәртү кирәктер, чөнки 2017 елда телебезгә карата нәфрәт тудыручылар арасында яшелүзәнлеләрнең булмавы, мәктәпләрдә ике теллелеккә, тәрбиягә карата ата-аналар арасында, мәгариф идарәсе, милли-мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы һәм урыс методистлары ярдәме белән бергә матур хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе буларак,

Республика күләмендә уңай бәяләнде. Димәк, ата-аналарыбыз ике теллелекне тормышка ашыру мөмкинлеген дөрес аңлыйлар икән, киләчәктә дә балалар бакчалары, мәктәп белән тыгыз элемтәдә булып, җитешмәгән якларыбызны бергәләп төзәтү эшләребез, ягъни тәрбия бирүебез нәтиҗәле булыр, Иншаһалла!

Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

Клара Мәрдан кызы Филиппова.

27.03.2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск дети детский сад