Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Асия ханым – Ел хатын-кызы!

Якташыбыз, Кече Шырданның асыл ташы Асия Наил кызы Гобәйдуллина Яшел Үзән муниципаль районында узган «Ел хатын-кызы» республика бәйгесе җиңүчесе булды.

 

«Асия ханымны район баш лыгы Михаил Афанасьев зур сәхнәдән әлеге җиңүе белән тәб рик итеп, аның Каюм Насыйриның туган авылын үстерүгә куйган көче, башкарылган эшләре турында зурлап, җыелган халыкка җиткерде. Без дә авылдашыбызны чираттагы җиңүе, уңышы белән тәбрик итәбез!
Соңгы вакытларда Асия Наилевнаның төрле утырыш ларда чыгыш ясавы, бәйгеләрдә катнашуының максаты бер – Кече Шырдан авылына җәмәгатьчелек һәм хакимиятнең игътибарын җәлеп итү! Ә бит, бик тиздән Каюм Насыйриның тууына 200 ел булачак. Эшләнәсе эшләр бик күп!» дип язылган «Туган авылым – Кече Шырдан» төркемендә.
– Асия Гобәйдуллина – ис киткеч хатын-кыз, алдан күреп эш итә торган, зирәк, принципиаль, белемле, зур эшләр оештыра, үз максатларының мөһимлегенә һәм әһәмиятлегенә ышандыра белә. Татар халкының бөек улы Каюм Насыйри истәлеген мәңгеләштерү, аның туган авылын саклау – гражданлык батырлыгына тиң эшләр. Әлеге, олы йөрәкле, тыштан караганда нәфис, әмма гаҗәеп көчле рухлы татар хатыны алдында баш иям. Аңа нык сәламәтлек һәм барлык күркәм гамәлләрен тормышка ашыру өчен озын, бәхетле тормыш насыйп итсен Ходай. Афәрин! Чын күңелдән котлыйм, – дип, әлеге язма астында җылы сүзләрен җиткерә Роза ханым Ягудина. Һәм без дә бу матур теләкләргә кушылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев