Ашыгыгыз, тиздән бүләкләр уйнатыла
2019 елның икенче ярты еллыгына да аяк бастык. “Яшел Үзән”нең тугры дусларына һәм яңа безгә кушылган якташларыбызга кайнар сәламнәребезне юллап, бердәнбер татар газетасыннан аерылмагыныгыз өчен, Аллаһының рәхмәте яусын дип әйтәбез.
Газетага язылу турындагы квитанцияләрне тизрәк редакциягә юллагыз. Чөнки киләсе атнага бүләкләр уйнатачакбыз. Ә инде төрле сәбәпләр аркасында газетага язылырга өлгермичә калгансыз икән, борчылыр урын юк. Һәр айның 15 числосына кадәр почтага барып, “Яшел Үзән”гә язылсагыз, ул өегезгә икенче ай башыннан килә дә башлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев