Ашказаны асты бизе борчыймы? Дәва бар!
Ашказаны асты бизенең тиешенчә үз эшен башкармавы бик зур уңайсызлыклар тудыра. Әмма, аңа бик тиз уңай йогынты ясый һәм үзегезне начар хис итүегездән коткара торган бер бик яхшы рецепт бар. Ул – җитен орлыгы. Нәкъ менә ул безнең ашказаны асты бизе өчен тереклек суы.
Ярты стакан кайнап кына чыккан суда бер аш кашыгы җитен орлыгын төнәтәбез. Савытның өстен томалап, утка куябыз һәм 5 минут әкрен генә кайнатабыз. Уттан алып, суынганын көтәбез һәм ашар алдыннан ярты сәгать кала, эчәбез. Ул җиңелчә генә ясалган кесәлне хәтерләтә. Орлыклардан калган кабыкларын, шулай ук, эчәргә кирәк.
Инде бер тапкыр кулланганнан соң ук, җиңеллек тоярсыз. Әгәр дә авыртулар бөтенләй аптырата икән, мондый төнәтмәне көненә 2-3 тапкыр эчәргә мөмкин. Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз, сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев