Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Артыңнан җыймыйсың икән, тартма!

Эх, яз җиткәч карлар эреп, харап итә, кайсы йортта нинди кешеләр яшәгәнен фаш итә дә куя!


Кыш көне бөтен тирә-як чиста, ак, бөтен нәрсәне кар яшерә. Яз җиттеме – кешеләрнең ни дәрәҗәдә шакшы булуы күзгә бәрелә. Тирә-юнебез чүп-чар белән тулган. Аларны бит кыш буе кар астында табигать үзе җитештереп ятмый, без – кешеләр ташлыйбыз. Менә шуннан белик инде үзебезнең кемнәргә әйләнеп барганыбызны.
Һәм тәмәке төпчекләре. Бусы аерым тема. Язын, шулай ук, кайсы йортта ни дәрәҗәдә тәрбияле тәмәке тартучылар яшәвен белергә була. Безнең редакция ишек төбен генә алыйк. Кар эреп беткәч, ул тәмәке төпчекләре келәм кебек түшәлеп, җәелеп калды, аяк басарга урын юк иде, билләһи! Өстә 4 кат һәм һәммәсендә балкон. Безнең ишек ягына карап торган балконлы дүрт фатирның кайсында тартучы кешеләр яшәгәнен беләсе авыр түгел, әлбәттә. Бу бер мисал гына, безнең үзебезгә кагылганы. Ә бит һәр йорт янында шундый ук хәл. Беренче катта яшәүчеләр, тәрәз төпләрендә матур булсын дип, чәчәкләр утырталар, кечкенә бакча ясыйлар һәм яз көне аны тәмәке төпчегеннән чистарталар. Ачу да килерлек инде. Һәм, гомумән, кая күз салма, кая басма – бездә бөтен җирдә тәмәке төпчеге. Бу тартучыларда бераз булса да культур-мультур дигән нәрсә булырга тиештер бит инде?! Балконыңда тарткансың икән, куй яныңа кирәкмәгән берәр сулы савыт, җый шунда төпчегеңне. Ә урамнарга килгәндә, тартырга ярамый дигән закон бар. Инде учыңда качырып, яшертен-пошыртын гына төтенен суыргансың икән, калганын чүп савытына ташла, алар хәзер һәр адымда диярлек бар.
Әлеге теманы күтәргән видеоязманы без газетабызның социаль челтәрләрдәге төркемнәребезгә дә урнаштырган идек. Кызыксынсагыз, биредәге QR-кодка телефоннарыгызны көйләп, тиз генә кереп карый аласыз.
Әгәр дә кешеләр сәламәтлекләре турында кайгыртса, тәмәке тартмас һәм мондый «төпчек проблемасы» булмас иде. Ташлагыз, җәмәгать! Саулык – байлык, ә тәмәке – бөлдергеч!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев