Апрель әтиемне алып китте
Еллар, айлар кеше тормышында нинди дә булса вакыйга белән уелып кала.
Апрель ае безнең гаилә өчен кайгылы хәл, әтиебез Гарифулла улы Алмаз Гобәйдуллинның мәрхүм булуы белән бәйле. «Яшел Үзән» газетасын укучы Олы Ачасыр, Кече Шырдан халкы газиз әтиемне минем белән бергә искә алыр, дип уйлыйм.
Әтием иҗади кеше иде. Алмаз Гарифулла улы укучыларны сәнгать элементлары белән тәрбияләүгә зур урын бирде. Олы Ачасыр урта мәктәбендә 1970-1980нче елларда укыган өлкән сыйныф укучылары «Айлы кичләр», «Яңа ел бизәкләре», «Кошларда да кеше язмышлары», «Тургайлар кайткач», «Китәсез дәмени, аккошлар!» дигән әдәби-музыкаль кичәләрен хәтерли торгандыр. Бергә сценарийларын яздылар һәм аларны сәхнәдә куйдылар. Ул кичәләр авылда зур бер бәйрәм кебек үтә иде. (Мин әле ул вакытта кечкенә кыз, авыл клубында «Ачасыр кичләре»н караганымны хәзер дә яхшы хәтерлим).
Балалар әтием белән бик матур альбомнар да эшләде. Шуның белән ул яшьләрне иҗатка тартты, шәхес итеп тәрбияләргә тырышты.
Әтием чын мәгънәсендә табигать баласы иде. Шуңа күрә дә күңеленә якын фәнне – биологияне укытты да. Соңга таба авыл җанлы укытучыга терлекчелек фәнен укытуны да йөкләп куйдылар. Бүген әтием укыткан бик күп укучылар аны сагынып искә ала: йомшак күңелле, укучыларга бервакытта да каты бәрелми иде ул.
Әтием үзе шигырьләр дә иҗат итә иде. Дөрес, ул рифма калыпларына туры килеп бетми, әмма без балалары өчен алар бик кадерле. Әтиебез туган ягын чиксез яратып, сагынып, аның белән горурланып яшәде, тормышның бары тик матур якларын гына күрде һәм аны яратты.
Истә калган таң атканда
Шырдан тавының сихри төсләре.
Зәңгәр томаннарга буялуы,
Тауда җиңелчә печән чабуы.
Алсу матур чәчәкләре,
Кып-кызыл җиләкләре.
Гәрәбәдәй сары чикләвекләре,
Хуш исле, зәңгәр мәтрүшкәләре.
Сәлимә Батыршина.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев