Апрель бураннары: синоптиклар һава шартларының начараюын фаразлый
24 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә кыска вакытлы буран көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе буран вакытында машина йөртүчеләргә кинәт тормозга басмаска, тукталырга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә киңәш итә. Шулай ук, машинаның техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиннарның халәтенә игътибар итәргә. Мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартырга.
Җәяүлеләргә урамнар һәм юллар аша чыкканда бик игътибарлы булырга, юл өлешен җәяүлеләр кичүе урынында гына узарга тәкъдим ителә. Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "101, 112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр, һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев