Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Җаным, рәхмәт» – Салават Фәтхетдинов гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган

***

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Фәтхетдинов бик җитди узышларда җиңүче булган. Бу хакта Салават Фәтхетдиновның кызы Лиана сторисларында сөйләде.

«Бүген безнең Тутик (Рөстәм) Тольяттида боздагы узышлар буенча Россия чемпионатында чиста җиңү яулады. 6 заезд – 5 җиңү.

Мин бик бәхетле. Сез дә безнең шатлыгыбызны бүлешерсез дип ышанам», – дип яза ул.

Рөстәм өчен җанатарга Тольяттига бөтен гаиләсе, хатыны Рузиянең әтисенә хәтле килгән. Барысы арасыннан Салават абый улының уңышларына аеруча шат. Җырчы видеокадрларда кояш кебек балкый.

Әлеге көн вакыйгаларын Рөстәмнең хатыны Рузия дә күрсәтә. «Бер-бер артлы җиңелүләр артта калып, алда безне бары тик җиңүләр генә көтә дип ышанам. Җаным, бүген безгә бүләк иткән хис-кичерешләр өчен рәхмәт», – дигән ул иренә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев