Әниемне күрә алмыйм
Безнең гаилә беренче карашка гадәти кебек.
Әни бик җиңел эштә эшли, анысы да кыяфәт ясау өчен генә. Төп ашатучыбыз – әти. Көндезге төп эшеннән кайткач, кичләрен икенчесенә йөгерә, ял көннәренә шабашка таба. Минем энекәшем дә бар. Әни күпчелек өйдә булуына карамастан, ни минем белән, ни энекәшем белән шөгыльләнмәде. Безгә көндез дәү әниләр һәм туганнарыбыз килә, ә кичләрен һәм төннәрен, ничекләр генә арган булуына карамастан, әти карый, әкиятләр укый, уйный иде. Әтием минем өчен һәрвакыт герой булды һәм герой булып калды. Аның белән узган әз вакытлар минем өчен бик тә кадерле иде. Шул арада да ул төпле киңәшләрен бирә, ярдәм итә, тынычландыра алды. Гомумән, әтиемне яраттым һәм яратам. Ә әнигә карата мондый хисләрем юк...
Әнине үзеннән кала бернәрсә дә кызыксындырмады. Уенда гел кыяфәте, киеме, дус кызлары белән очрашулар булды. Хәтта кичкә ашарга пешерергә дә оныткан чаклары күп иде. безне икенче эшеннән эт булып арып кайткан әти ашата иде. Әнигә карата җылы хисләрем булмау аның начар хуҗабикә булганнан гына түгел, ул әле характеры белән дә бик авыр кеше. Минем бөтен балачагым һәм үсмер елларым аңардан әшәке һәм түбәнсетү сүзләре ишетеп узды. Никадәр уйласам да, аның белән бәйле якты хатирәләрем юк. Ул гел минем белән манипулировать итте һәм алдалый иде. Ә инде мин үсеп, аның методлары миңа каршы эшләми башлагач, ул энекәшемә күчте. Әни миңа гел пычрак атты, тик торганнан, кәефе булмаганлыктан гына да мине түбәнсетә, урамны, кеше арасын, дусларымны карап тормый, мине кимсетеп, мыскыл итә иде. Ә минем аны күрә алмавым үскәннән үсә барды...
Мин хәзер зур үстем һәм күптән аның сүзләрен дә, үзен дә җитди кабул итмим. Әни миңа күптән чит кеше. Гаиләм итеп әтиемне һәм энемне генә саныйм. Соңгы вакытларда курка башладым: аның провокацияләренә мин битараф булган саен, энекәшемә күбрәк бәйләнә.
«Син ничтожество, тормышта синнән беркем чыкмаячак» кебек сүзләрне аңа яудыра.
Үзе улын бөтенләй тәрбияләмәде дияргә була. Ә бит энекәшем молодец: олимпиадаларда гел җиңүләр яулый, архитектура түгәрәгенә йөри. Аны мин тәрбиялим һәм кайгыртам. Минем дә үз тормышым бара, егетем бар, өйләнешеп, балалар табарга планлаштырабыз. Әмма әти-әни йортыннан китә алмыйм – энекәшем өчен куркам. Әтине дә бик жәллим. Ул гаилә өчен тырыша. Ә әни әлеге гаиләне инде күптән җимерде. Энекәшем өчен бигрәк тә обидно. Әнинең негативы һәм гел кимсетеп торуы аркасында укуы начарланды, кызыксынулары кими башлады. Аңа ничек ярдәм итәргә белмим. Әгәр дә мин егетем белән кавышып, өйдән аның янына күчсәм, энекәшем белән ни булыр...
Киңәш бирегез әле, бер баш – бер баш, ә тормыш күргән кешеләрнең киңәшләре комачауламас.
Алсу Ш. Осиново
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев