Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Әни хатасын кабатлама (редакциягә килгән хат)

«Кыз бала әнисе язмышын кабатлый» кебегрәк сүзләр һәркемнең колагына кергән бардыр. Тик беребезнең дә бәхетсезлекләрне үзебездә сыныйсыбыз килми, барыбыз да бәхетле булырга тели. Әмма, андый гыйбарәләр юктан гына әйтелгән сүзләр түгел, күрәсең, әти-әниләре ясаган хаталарны кабатлап, шул ук тырмавычка басучылар бик күп. Шулар арасына мин дә керәм...

Әни, күрше подъездда яшәүче мәңге айнымас һәм усал егеткә 17 яшендә кияүгә чыккан. Нигә андый адымга барган, ул егетнең кайсы җире җәлеп иткән – аңлашылмый.

Әни үзе әйбәт, тәртипле гаиләдә туып үскән. Әмма алар кавышып, гаилә корган һәм энекәш белән мин туган. Әти гел эчте, мин үземне белә башлаганнан бирле аны исерек килеш хәтерлим. Энем туганнан соң гаиләдә хәлләр тагын да начарланды, ул вакытта миңа 9 яшь иде. Хәзер миңа 25, ә башымда әти төнлә соң гына өйгә кайтып, магнитофонны акыртып куеп, әнине кыйнаган куркыныч балачак хатирәләре һаман да калкып чыга.

Энем белән миңа да эләгә иде. Шунда, мин беркайчан да эчкечегә түзеп тормаячакмын һәм әнинең хаталарын кабатламаячакмын, дип, үземә сүз биргән идем.

Пединститутта икенче курста укыганда бер егетне очраттым, гашыйк булдым. Бар да яхшы иде, фатир арендаладык, ул кафеда официант һәм бармен булып эшли иде. Бервакыт аның өстәле астында алкогольдән бушаган бер күч шешәләр таптым. Аларны күрсәтеп, сораулар яудырдым. Ул шунда, еш кына ялгызы эчүе турында әйтте. Ә мин өйдә булганда бәдрәфкә чыгып, шунда эчә икән. Мин аның үзен тотышында сәерлекләр сиздем, әмма ул вакытта без сирәк күрешә идек – берничә сәгать кичен, ярты сәгать иртән һәм ялларсыз. Мин гел укуда булдым, өйдә дә күп укыдым, бернәрсә дә күрмәгәнмен. Ул үзен яклап бер генә аргумент китерде, имеш, аңа алкоголь тәме бик ошый һәм исереклек халәтеннән башка яши алмый. Әлбәттә, ташларга җыенмый. Шул мизгелдә, күп еллар элек үземә биргән сүзгә тугры калып, мин җыенып аның яныннан китәргә тиеш идем. Тик китмәдем.

Миңа ул кызганыч иде, дип тә, бик каты яраттым, дип тә әйтә алмыйм. Ләкин аңа ярдәм итәсем, аның эчүгә шуның кадәр тартылуын ничек тә булса төзәтәсем килде. Бу турыда күп уйладым, аның белән шул темага тыныч кына сөйләштек тә. Минем ярдәмем белән әлеге бәйлелектән котыла алачагына чын күңелдән өметләндем. Әмма ялгышканмын.

Мин аның эчәргә яратуы турында белгәннән соң, яшеренмичә, ачыктан-ачык эчәргә тотынды.
Фатир арендалау бик кыйммәт була башлады һәм без аның әти-әниләренә күчендек. Ул акчаны да азрак эшли башлады (яки миңа гына шулай дип әйтте), минем стипендиягә көн күрдек. Әлбәттә инде, «ташлыйм» дип вәгъдәләр бирде, ләкин үтәмәде. Соңрак, үзенең алкоголизмында мине гаепли башлады, имеш, мин аны тыйганга күрә эчә. Имеш, һәрвакыт бу гамәленнән чикләүләр аны тагын, тагын да эчүгә этәрә. Күпмедер вакыт мин хәтта моңа ышандым да һәм аны төрлечә акларга тырыштым.

Ул чакта мин ниндидер әсирлектә кебек идем. Боларның барысы да миңа ниемә кирәк булуы һәм нигә аңа түзеп яшәвем аңлашылмый.
Еш кына үземә «барыр урыным юк» дия идем, чөнки өченче курста гына укыйм, ә ялгызыма фатир арендаларга мөмкинлегем юк.

Шул рәвешле тагын бер ел узды һәм шуннан соң гына мин кинәт аңардан киттем. Аның өчен дә, үзем өчен дә. Бу тормышымда мондый үзгәрешләр һәм күченүләр өчен яхшы мизгел түгел иде, әлбәттә, чөнки дүртенче курсны тәмамлыйм, алда госэкзаменнар, диплом яклаулары. Тик мин башка аңа түзә алмаячагымны аңлый идем. Хәтта барып төртелер урыным булмау да мине туктатмады.

Мин әйберләремне тутырдым һәм ихтыяр көчемне учыма йомарладым да, ишектән тышка атладым.
Шул вакытта, инде бик күптән кичермәгән, шундый җиңеллек һәм тынычлык тойдым. Баш очымда түбәсез калмадым, әлбәттә, кабат тулай торакка урнашканчы, берничә айга танышларым кертте.
Миңа ул чакта кайда яшәсәм дә барыбер иде, бары тик эчкече ирем янында гына булмасын.

Сүз уңаеннан, әни әти белән яшәп калды һәм ул гомерлеккә кодироваться итеп, үзендә утырган шайтанны җиңде. Хәзер безнең гаиләдә чагыштырмача бар да яхшы, теге вакытларны искә алмаска һәм үткәннәр турында сөйләшмәскә тырышабыз. Энем белән минем коточкыч балачак булмаган кыяфәт ясыйбыз. Шулай да, әтинең бер сәбәпсез явызлык өянәге барыбер калды. Күрәсең, бу аның алкоголизмы белән бәйле булмаган. Энем әле дә әтидән курка һәм беркайчан да аның белән икәү генә калмый. Әтинең эчкечелегендә әни үз гаебен эзли, сәбәп үзендә дип саный. Һаман аны жәлли, уйлый да, аерылмый.

Башка беркайчан да кияүгә чык- мыйм, дип уйласам да…

Яшел Үзәндә яшәүче райондашыгыз булам

Хатның дәвамын газетаның №5 (7 февраль, 2025 ел) санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев