«Әни шулкадәр ябыккан, мескенем, ике көн янына да керүче булмаган»
Шушы хәлдән соң Лилия апа әнисен ташлап китмәскә кирәк дигән карарга килә. Егете башта бу хакта ишетергә дә теләми, әмма күпме ялынып йөрсә дә, берни үзгәрмәячәген аңлагач, беренче очраган кызга өйләнә. Ачудан инде.
Без Алмаз белән өйләнешкәнче өч ел очрашып йөрдек. Өч ел аз вакыт түгел, бер-беребез, гаиләләребез, туганнарыбыз турында бөтенесен үк булмаса да, шактый белә идек инде.
Университетта укыганда таныштык без. Әгәр бер уку йортында укырга туры килмәсә, юлларыбыз кисешер идеме икән, кем белә?! Беребез Татарстанның бер ягындагы районнан, икенчебез бөтенләй икенче почмагындагы районнан.
Өйләнешкәнче бер-беребезгә кунакка кайтулар булмады, барысын да сөйләүләр буенча гына беләбез. Аның әти-әнисе, апасы белән туйга кадәр бер тапкыр гына күрешергә туры килде. Алмаз театрга билет алып, аларны Казанга чакырган иде. Театр бер сәбәп кенә булгандыр инде, мине күрсәтергә, алар белән таныштырырга теләде бугай. Театрда гына әллә ни аралашып та булмый бит инде анда, беренче күргән кешеләр белән шунда ук сөйләшеп китәргә дә кыен. Бергә басып чәй эчеп тордык. Күбрәк алар сөйләде, миңа сораулар да яудырдылар. Бигрәк кыен булган иде. Суд каршында басып торган кебек. Әнисе шундый итеп карый – күңелеңдәге уйларны да белә, сине үтәли күрә кебек.
Бу хакта әниемә кайтып сөйләгәч ул бик борчылган иде. «И-и, кызым, минем нигәдер бер дә күңелем ятмый әле бу кешеләргә... Кемнәр икәнлекләрен дә, нинди нәсел икәнлекләрен дә белмибез. Дусларың бик күп бит, шул яктан юкмы соң берәрсе? Читләтеп булса да сорашып карамыйсыңмы? Авылда кеше бер-берсенең кем икәнлегең белә инде ул», – дигән иде.
Мин ул чакта кул гына селтәдем. Нәселләрен белешеп йөрергә элеккеге заманмыни?! Аннары мин бит аның әти-әнисенә, туганнарына түгел, Алмазга кияүгә чыгам. Кунакка кайтканда гына тотып ашамаслар әле, дип уйладым.
Алмазның әтисенең кияүгә чыкмаган сеңлесе алар белән бер йортта яшәвен дә белә идем. Алмаз ул апа турында бик күп сөйли иде миңа кызык итеп. Дөресрәге, аңа ничек начарлыклар эшләүләрен. Башта кечкенә чакта, аннары үсә төшкәч – яшүсмер вакытта. Көлә-көлә тыңлый идем. Хәзер аптырыйм, башка кешене мыскыл итүдән ничек көлә алдым икән, дим.
Алмазның әнисе белән ул апаның дус түгеллеген дә белә идем. Әниләре рөхсәт итмәсә, Алмаз белән апасы да бу кадәр азына алмаган булырлар иде бит. Теге апаның ашына яки чәенә кашык-кашык тоз тутыру дисеңме, йоклый торган урынына үлгән тычкан кертеп салу, аяк киеме эченә су тутырып кую, әйберләрен урлап ашау – берсе дә калмаган. Ул чакта Алмаздан: «Ә әтиегез нәрсә әйтә иде? Ул сезне тыймый идемени? Аның бертуган сеңлесе бит инде ул», – дип нигәдер соралмаган. Булачак кайнатамның күз алдында булган бит инде бу хәлләр.
Әнине минем сөйләгәннәрнең иң куркыткан өлеше шул иде. «Бигрәкләр дә кансыз кешегә охшаган бит егетеңнең әнисе, кызым. Рәхим-шәфкать көтә торган түгел моннан... Соң син менә күз алдына китер әтиеңнең сеңлесен мин шулай мыскыл иткәнне, кимсеткәнне... Дөрес хәл түгел бит инде бу», – дип, ул миңа бер генә әйтмәде.
Кызганыч, янында басып тыңлап торсам да, ишетмәгәнмен шул. Миңа ул чакта ул апа барысына да үзе гаепледер кебек тоела иде.
Башта кайткан чакларда мин дә аңардан читтәрәк торырга тырыштым. Кайткач бер исәнләшәм, киткәндә саубуллашам – бөтен аралашуыбыз шул. Аның үз бүлмәсе, эштән кайткач ул аннан чыкмый да диярлек. Без аны күрми дә идек.
Быел җәй башында кайнанам аягын сындырып озак кына больницада ятты. Башта ялын алып авылга Алмаз кайтып торды, аннары миңа чират җитте.
Менә шул ял вакытында без Лилия апа белән ничектер дуслашып киттек. Бер көнне без аның белән икәү өй юдык. (Кайнанам приказы!) Көне буе икәү бергә эшләдек. Нәрсә турында гына сөйләшеп бетермәдек! Исем китте – көне буена ул бер тапкыр да кайнанам турында бер начар сүз әйтмәде. Ялгыш берне дә!
Өйне юып бетергәч, икәү утырып чәй эчкәндә мин бу хакта үзем сүз башладым. Сезгә монда яшәү бик җиңел түгел бугай, нигә читкә китмәдегез, дип турыдан-туры сорадым. Шәһәргә барып эшкә урнашса, тулай торактан бер бүлмә алмый калмаган булыр иде бит.
Йөргән егете булган икән аның. Күрше авылдан бер егет ике ел артыннан йөргән. Ул сорарга килергә җыенганда гына Лилия апаларның әниләре – Алмазның әбисе авырып киткән. Урынга ук калган. Һәм шул вакыт кайнатам өйләнгән – йортка яшь килен килгән.
Менә нәрсәләр сөйләде миңа Лилия апа:
– Төп йортта, әни янында кеше бар иде – тыныч күңел белән кияүгә чыгып китә ала идем, әлбәттә. Егетем белән дә шулай сөйләшкән идек, абый өйләнгәнне көттек. Тик ике-өч ай узуга аңладым – әнине мин килен кулына калдырып китә алмыйм икән. Мин караган кебек карамаячак иде ул аны. Ә безнең әни бик сабыр кеше иде, ул үзенә начар булганны миңа гомерендә дә әйтмәячәк иде. Абыйга инде бигрәк тә. Барысына да түзеп шулай яшәячәк иде. Берсендә эштән путевка бирделәр дә, ун көнгә иптәш кызым белән санаторийга барып кайттык. Кайтсам, әни шулкадәр ябыккан! Кайтып керүгә аш куеп җибәрдем, токмач бастым. Әни, мескенем, өч тәлинкә аш ашады! Ике көн янына да керүче булмаган! Үзе әйтмәсә дә, аңладым. Абый эштән соң кайта, кайта да йокларга ята, иртүк тагын чыгып китә. Ул да башын тыгып булса да: «Әни, хәлең ничек?» – дип сорамаган шунда... Ярый әле бер банка белән су кертеп куйган булган, шуны эчеп торган инде. Ә безнең әни сөтле чәй ярата иде...
Шушы хәлдән соң Лилия апа әнисен ташлап китмәскә кирәк дигән карарга килә. Егете башта бу хакта ишетергә дә теләми, әмма күпме ялынып йөрсә дә, берни үзгәрмәячәген аңлагач, беренче очраган кызга өйләнә. Ачудан инде. Әмма матур гына яшәп яталар кебек, ике бала үстерделәр, диде Лилия апа.
Әниләре 7 ел урын өстендә ята. Лилия апа аны яшь баланы караган кебек карый. Әниләрен соңгы юлга озаткач үзенә тормыш корырга инде соң була. Алай бик соң да булмагандыр инде, ләкин Лилия апа шулай уйлаган. Безнең яшьтәшләр инде башлы-күзле булып беткән иде, ди. Заманалар үзгәрде дә, шәһәргә китү турында да уйламадым, ди.
Аннары Алмазның әнисе дә бик «тырышкан» – каенсеңлесе турында авылда нинди генә сүз таратмаган. Акланып йөрмәдем, барысына да түздем, ди Лилия апа. Начар даны чыккан кызга хатын аерган ирләр дә карамады шул, ди. Көлеп әйтә монысын, әмма үзенең күзләре шундый моңсу...
Мин аны шундый кызгандым. Бик жәлләдем!
Алмаз белән бу хакта сөйләшеп карадым, тик ул ишетергә дә теләми. Кайнанам да безнең Лилия апа белән дуслашканны сизгәннән бирле, миңа шулкадәр салкынайды. Нәрсә эшләсәм дә гаеп таба. Мин утырган табынга да утырмый. Шуннан аңлагыз инде... Анда кайтулар газапка әйләнде соңгы вакытта.
Бу ситуациядән ничек чыгарга да белмим. Әмма алар кага дип кенә Лилия апага да каршы була алмыйм. Ул болай да тормышта авырлыкларны бик күп күргән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев