Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Анекдотлар, елмаеп алыгыз...

Бер ир аксакалдан: -Бу хатын-кызларның башлары нигә шулай еш авырта икән? – дип сораган. Зирәк карт җавап итеп:

Бер ир аксакалдан:

-Бу хатын-кызларның башлары нигә шулай еш авырта икән? – дип сораган.

Зирәк карт җавап итеп:

-Аларның башы хәчтерүшләрдән авырта, ә чын ирләрдән – әйләнә! – дигән.

******

Мин яшь, чибәр. Матди яктан тәэмин ителгән. Ике югары белемем, фатирым, машинам  бар! Башым авыртмый, беркемне дә эзләмим, берни дә сатмыйм, кияүгә чыгарга җыенмыйм! Просто мактанам...

*******

Чираттагы чәркәне күтәреп куйганнан соң егет дустына:

-Беләсеңме, эчкәннән соң тәнемдә зәңгәр таплар барлыкка килә...

-Минекенең дә характеры, мин сиңа әйтим, шикәр түгел.

*******

Миңа йөзек кирәк иде... Алайса бармакларым туңа...

*******

-Хатының белән кичәге ызгыш ни белән тәмамланды?

-Ул минем яныма тезләре белән шуышып килде.

-Һәм нәрсә әйтте инде?

-Тиле, чык карават астыннан, диде...

********

Биш йөз хатын-кыздан: “Кемнең үбүе татлырак, ирегезнекеме әллә сөяркәгезнекеме? – дип сораганнар. Өч йөзе, иремнеке, дип җавап биргән, ә ике йөзе – сөяркәмнеке, дип... “Белмим” - , дип ник берсе җавап бирсен!

*********

Хатын иренә:

-Мин үземә бизәнү әйберләре алдым. Мыгырдарга уйласаң, күпме торганын да әйтәм...

**********

Бәйрәмгә ир хатынына таба бүләк иткән... Ә хатыны аңа – каска.

**********

-Кадерлем, кибеткә чыгып кер әле!

-Сөеклем, анда бит яңгыр коя, этне дә куып чыгарып булмый...

-Соң, эттән башка гына чык!

***********

Ир өенә кайта һәм хатынын урында  дусты белән күреп, пистолетын ала да, дустын атып үтерә. Хатыны урыннан тора да, шелтәле тавыш белән:

-Акылдан яздыңмы әллә! Болай итсәң, бер дустың да калмый бит!!!

**********

Ике ахирәт сөйләшә:

-Кичә артыгын эчелгән, ә Вәли шуннан файдаланды!

-Бәйләндеме әллә?!

-Юк, качты!

********

Ул ашый – мин әзерлим, ул кия – мин юам, ул туздыра – мин җыям. Әле ярый ул бар, булмаса бер эшсез утырыр идем...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

2

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев