Андрей Ларьков Россия Кубогының II этабында классик стиль узышында "алтын" отты
9-13 декабрь көннәрендә Хакасия Республикасында чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының II этабы узды.
Ярышларның йомгаклау көнендә Татарстан Республикасы җыелма командасы әгъзасы, Пхенчхандагы Олимпиаданың көмеш һәм бронза призеры Андрей Ларьков аерым стартта классик стиль белән узышта җиңде. Ул 15 км дистанциядә беренчелекне яулады, 11 секундка республика җыелма командасы әгъзасы Артем Николаевны узып китте.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу ярышта Татарстан спортчыларының өч призлы урыны да бар. Россия Кубогының II этабында чаңгы ярышлары буенча республика җыелма командасы 4 алтын, 1 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев