Аналарның кадерен белик
Үз әнисен соңгы юлга озатмаган, исереп югары инеш юлында йоклап калган бер кешене беләм. Әнисе исән чакта улына, олы бала дип, иң матурын кидерде, иң тәмлесен ашатты. Ә ул авылга, Төрләмә станциясеннән кайтканда, үзе үскән йортка кереп, әнисенең хәлен дә белмәде...
Шушы кичәдә минем кулыма шагыйрә Люция Зиннәтуллинаның «Гомерем офыклары» исемле шигырьләр җыентыгы килеп керде. Шигырен кат-кат укыдым, кайберләрен концертларда сөйләү өчен күңелдән өйрәнәм. Люция Зиннәтуллина Яшел Үзән шәһәрендә яши һәм иҗат итә. Аның әниләргә багышлап язган шигырьләре мине шушы мәкаләне язарга этәрде дә инде.
Яшәгәндә күпме булышсак та,
Алар киткәч шундый уй килә:
Әниләрнең кадерен исән чакта
Белдекме икән, диясе килә.
Мин үзем авыру әниемне ун ел карадым. Кышын Казанга алып китә идем, ә яз һәм җәен авылга кайттык. Шәһәрдә әнине ваннада юа идем, беренче вакытларда уңайсызланды. «Оялма, әни, мин синең улың, синнән чыкканда оялып тормаган», – дидем. Шуннан соң гына күнеп китте.
Үз әнисен соңгы юлга озатмаган, исереп югары инеш юлында йоклап калган бер кешене беләм. Әнисе исән чакта улына, олы бала дип, иң матурын кидерде, иң тәмлесен ашатты. Ә ул авылга, Төрләмә станциясеннән кайтканда, үзе үскән йортка кереп, әнисенең хәлен дә белмәде. Бер батон, икмәк булса да күчтәнәч итеп кертмәде. Хатынының әти-әнисенә кайтып йөрде. Югыйсә, олы юл әнисе яшәгән йортның бакча башыннан уза иде. Бу кеше, соңгы елларда Яшел Үзән шәһәренең салкын асфальт юлына чыгып, хәер сорашып утырды. Салкын тидереп, операция кичерде һәм вафат булды. Алган фатирының да рәхәтен күрә алмады.
Чәчләремне көмеш капласа да,
Сагынамын, әнием, сине.
Сагынмыйча һич тә мөмкин түгел,
Бик ярата идең бит мине.
Күп әниләр хәзер бакыйлыкта...
Дога гына өмет итәләр.
Балам кайчан дога укыр, диеп,
Алар хәзер бездән көтәләр.
(Люция Зиннәтуллина).
Күптән түгел әти-әнигә дога укуны сорап, Түбән Урысбага авылында яшәүче Зөлхия апа Ганиевага бардым. Аңа 98 яшь. Бүген дә бик төз йөри, хәтере дә яхшы, доганы да бик матур укый. Аны кызы Әлфия карый. Кышын шәһәргә китсәләр, җәен авылда үткәрәләр.
Бүген мин дүртәр ел инде әнисенең хәлен белергә дә кайтмаган берничә кешене беләм. Әниләре аларга рәнҗемәсә дә, күңелләре әрни, бала бит ул. Язмамны Люция Зиннәтуллинаның шигыре белән тәмамлыйсым килә. Бу сүзләрдә хаклык бар, колак салсак иде. Әниләрнең кадерен белик, рәнҗетмик!
Баланың сүзен аналар
Үткәрә йөрәк аша.
Соңыннан туры килмәсен
Үкенерлек тамаша.
Ярдәм кирәк вакытларда
Ташламыйк аналарны.
Уйлап карыйк, сездән башка
Кем карасын аларны?
Рәшит Сабиров.
Бәчек
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев