Аналарның йөрәк ярасы төзәлми
Әфганстан сугышы фаҗигасен узган еллар оныттырып барса да, улларын югалткан аналарның хәтерендә ул мәңге саклана
Хәтер
Тарихка әйләнгән Әфган сугышы меңләгән гаиләгә кайгы-хәсрәт китерә. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның исемнәрен хәзер мәрмәр обелисклар гына саклый. Яшел Үзәннең Җиңү паркында әфганчылар истәлегенә куелган мәрмәр тактада ундүрт егетнең исем-фамилиясе уелган.
Чик сагы гаскәрләре сержанты Илдар Гайнуллинның исеме анда иң беренчесе булып тора. Ни кызганыч, Әфганстаннан цинк табутта кайтарылган якташларының кайгылы исемлеген башлап җибәрү аның өлешенә тия. Таулар арасыннан атылган дошман пулясы егетнең яшь гомерен мизгел эчендә өзә.
Илдарның әнисе Җәрия Гайнуллина «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия җәмгыятенең Яшел Үзән бүлегендәге хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнар әниләр советында әфганчыларның исән булган өч әнинең берсе. Шушы кайгылы вакыйганы үзенә кичерергә туры килгән Җәрия апа белән без дә очрашып сөйләшергә булдык.
Җәрия Гайнуллинага июнь аенда 87 яшь тула. Ә аңа үз яшен биреп булмый. Аллаһка шөкер, картаерга ашыкмый, чөнки тормышны бик ярата. Җәрия апа тумышы белән Биләр районы (хәзер Алексеевск) Олы Тигәнәле авылыннан. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 4 яшь ярым була. Бәхетләренә, 1946 елда әтиләре сугыштан исән-имин кайта да, гаиләсен Казанга алып китә. Башта әтисенең сеңлесендә яшәп торалар, аннан соң Яшел Үзәнгә күченәләр.
– 8нче класста укыганда портфель булмагач, әтигә мәктәпкә бармыйм дидем. «Минем өчен укымыйсың, алайса эшкә керерсең», – диде ул миңа. 2 ел икмәк заводыннан кибетләргә ипи ташучы булып эшләдем. Бер ящикка 20 буханка сыя, шуны күтәрә идем. Аннан соң мине Казанга сәүдә-кулинария училищесына укырга җибәрделәр. Укып бетергәч 5 ел сатучы булып эшләдем, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Җәрия апа үзенең сәүдә өлкәсендәге иң соңгы эш көнендә һәм өстәвенә 31 декабрьдә иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр ничек берүзенең бер машина онны килолап сатканын да исенә төшереп алды. Җыелган 1 әрҗә акчаны санарга да өлгермичә товароведка тапшыра да, балмаскарадка йөгерә.
Серго исемендәге заводта контролер булып 28 ел эшли һәм шуннан лаеклы ялга китә. Анда ул ничек 3әр смена ялсыз хезмәт куюларын, зәңгәр күзле чибәр егеткә кияүгә чыгуын, баракта яшәгән елларын, улы Илдарны – мәктәпкә һәм кызы Венераны балалар бакчасына озатуын сагынып искә ала. Заманалар җиңел булмаса да, үзенчә рәхәте дә булган.
– Улыма исемне үзем табып «илгә дар» буларак Илдар исеме куштым. Әтисе Идрис исемле иде. Илдарым иптәшләреннән артык аерылып тормады, тарихны, техниканы һәм бигрәк тә хәрби әзерлек дәресләрен яратты. Мәктәпне тәмамлагач та уку йортына керергә ашыкмады, заводка, әтисе эшләгән цехка урнашты. Мотоциклы бар иде. Әйдә машина алыйк, дидем. Кирәкми, баракта яшәп, аны кая куярбыз, диде. Унбер айдан соң хәрби комиссариаттан повестка килде, – дип исенә төшерә Җәрия апа. – Ул армия хезмәте турында хыялланды. «Учебка»га эләгүенә бик шатланды. Шуннан аларны Әфганстанга җибәрделәр. Ул хезмәт иткән часть Кыргызстанның Ош шәһәрендә булды. Мин Кыргызстанга Илдар белән очрашырга кызым белән барып биш көн тордым. Анысы инде аерым бер тарих. Ул вакытта Илдар яшь солдатларны өйрәтүдә иде.
Җәрия Җәрия апа сөйләгәннәргә караганда, Илдар солдатларны Әфганстанда өч тапкыр хәрби задание буенча алып барган. Алар таулардагы кышлакларда «зачистка» ясый торган булганнар: документларны тикшергәннәр, яшәүчеләр арасыннан «душманнарны» ачыклаганнар. Шундый операцияләрнең өченчесе Илдар өчен фаҗигале тәмамлана. Ул вакытта үзләре белән автоматлар йөртсәләр дә, аларга атарга ярамаган.
«Духлар» безнең солдатларны кышлакка якынлашканда күреп ала. Аларны кисәтеп куйган булулары ихтимал. Авылга сугышчылар ике төркемгә бүленеп керергә була. Шул вакытта таулар арасыннан аларга каршы һөҗүм башлана. Атышлар кыска вакытлы булса да, сержант Гайнуллин өчен ул соңгысы була. Госпитальгә барганда ук, ул алган яраларыннан, канын күп югалтудан аңына да килә алмыйча үлә.Ана йөрәге бәла килгәнне сизә дип әйтәләр.
Бу вакыйга булырга берничә көн алдан Җәрия апа төш күрә:
–Илдарым озын кара шинельдә басып тора, җиңнәре озын, куллары күренми. Мин аның янына барып, җиңен рәтләмәкче булам, ә ул миңа: «Кирәкми, әни... Шулай кирәк...» – ди. Ә алты көннән соң шушы кайгылы хәбәр килеп иреште. Ул 16 февральдә һәлак булган, хәбәрен 18ендә алдык. Көтәбез, кайтармыйлар да кайтармыйлар, аптырагач военкоматка барып улымны алырга үзем китәм, кая барырга әйтегез, дип сорадым. Ә военком...
Язманы тулысынча газетабызның 12 май саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев