Ана капиталыннан айлык түләүләр озайтыла
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2 марттан башлап, коронавирус таралу һәм аннан соң булган чикләүләр аркасында, бер ел элек кертелгән ана капиталыннан айлык түләүне озайтуның вакытлыча тәртибе гамәлдә булудан туктый.
Узган елның апреленнән бүгенге көнгә кадәр табышны раслый торган белешмәне бирү вакыты чыккан гаиләләргә барлык түләүләр дә ата-аналардан гариза алмыйча һәм гаилә керемнәрен расламыйча гына, Россия Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә озайтылды.
Хәзер түләүләр тагын гаризалар буенча озайтыла башлаячак. Аны фонд яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Сертификат хуҗасы яки аның вәкиле гаризасы, шулай ук РПФның барлык клиентлык хезмәтләрендә һәм мондый хезмәт күрсәтүче күп функцияле үзәкләрдә кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан ай саен бирелә торган акча икенче балага өч яшь тулганчы бирелә. Шул ук вакытта һәр түләү чоры бер елга исәпләнгән. Икенче бала бер яки ике яшькә җиткәч, сертификат хуҗасына, гаиләгә түләү хокукын раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен гаризадан тыш, ата-аналар һәм балаларның аена ике яшәү минимумыннан артмаган керемнәре турында белешмә кирәк булачак.
Шуңа да карамастан, күпчелек гаиләләргә үз табышларын расларга кирәк түгел, чөнки быелдан Пенсия фонды әлеге мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә җыя. Алар фондның үз мәгълүматларыннан, социаль тәэмин итүнең бердәм мәгълүмат системасыннан һәм Федераль салым хезмәтеннән мәгълүматлар килгән ведомствоара хезмәттәшлек сис темасыннан алына.
Табышны раслаучы белешмәне әти-әниләрнең берсе хәрби, коткаручы, полицейский яки башка көч ведомствосы хезмәткәре, шулай ук, гаиләдә кемдер стипендия, грант һәм фәнни яки уку йортының башка түләүләрен алучыларга гына тапшырырга кирәк булачак.
«Ана капиталыннан түләү алу өчен гаризаны икенче бала туганнан соң, теләсә кайсы вакытта өч ел дәвамында тапшырырга мөмкин. Әгәр Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать ителсә, акча туган яки уллыкка алынган көннән биреләчәк һәм гаилә аларны узган айларның барысы өчен дә алачак. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткәндә, закон нигезендә, түләү гариза биргән көннән башлана», – дип билгеләп үтә Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
2020 елда ана капиталыннан гаиләләргә айлык түләүләрнең гомуми суммасы, узган ел белән чагыштырганда, ике ярым тапкырга артып, 169 млн. сумга якын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев