Аңа беркем дә булышмаячак... (редакциягә килгән хат)
Аның ярдәмнән баш тартуына бик гаҗәпләндем, гадәттә бомжлардан котылып китеп булмый, наглыйлар. Вокзал янындагы кибеткә бергә кердек һәм иң кирәкле әйберләр алдык. Ул үзенең ничек урамда калуын сөйләде. Язмыш аңа карата шулай кырыс булган. Гомере буе заводта эшләгән, ә урамга хатыны аркасында эләккән...
Кызлар, менә әле генә узган бәйрәм арасында булган, күңелемне әйләндереп салган бер очрак турында сөйләргә шалтыратуым иде.
Озын ял көннәремдә күрше республика шәһәренә барып кайтырга булдым. Нигәдер, машина куасым килмәде, иремнең дә бик барасы килеп тормады, шуңа поезд белән киттем. Мин әйтәм, үзенә күрә бер сәяхәт, кызык булсын әле. Бардым, эшләремне эшләдем дә, кайту өчен кире вокзалга килдем, поездга билет алырга да кирәк. Ул шәһәрдә дә, бездәге кебек, вокзалга эләгү өчен тимер юллар аркылы күпер аша чыгарга кирәк. Шуннан төшеп җиттем дигәндә, баскычтан ерак түгел генә әрҗә өстендә утырган, кулына таушалып беткән гармун тоткан кешегә күзем төште. Мине күргәч ул ниндидер күңелле көй сузып җибәрде. Тышкы кыяфәте үзенең дә шактый таушалган, өстенә дә ни эләкте, шуны кигән, киемнәре юылмаган. Битен сакал-мыек баскан, куллары күптән су күрмәгәндәй, тырнак тирәләрен әйтмим дә.
Күз карашым белән мин моны «бомж» дип бәяләдем, баш төзәтергә, даруханәдән иң очсыз берәр нәрсә алып эчәргә акча кирәктер инде. Минем сәрхүшләрне җенем сөйми, шуңа, гармунда бик матур уйнаса да, бер тиен дә бирмәскә булдым. Ә акча теләнүчеләргә, гадәттә, сәдакам булсын дип, мин бирергә тырышам. Аны тизрәк узып китәргә теләдем һәм шундый бәя биргәннән соң, карашымны читкә алдым.
Поездыма соңга калмас һәм билет алып өлгерү өчен кассаларга ашыктым. Вакытым әле күп иде, шуңа каһвә эчеп алырга булдым. Кечкенә генә буфетта теге гармунлы кешене кабат очраттым, ул да каһвә көтеп тора иде бугай.
Башымнан, нигә әле бу «җылыткыч» чара артыннан даруханәгә кермәгән, гаҗәп, дигән уй үтте. Үзенең заказын тотып, ул бинаның бер чатлыгына барып утырды да, ләззәтләнеп каһвәсен эчә башлады. Миңа аның турындагы уйларым өчен оят була башлады, чөнки аның бернинди дә алкаш түгеллеген аңладым. Янына барып, нинди дә булса ярдәм тәкъдим итәргә булдым (ирем мине чит кеше белән, бигрәк тә мондый белән аралашырга карар итүемне белсәәә...)
Аның тарафына килүемне күргәч, ул миңа куркулы караш ташлады һәм шунда ук күзен аска төбәде. Мин аңарга ярдәм тәкъдим иттем, ул кире какты һәм рәхмәт әйтте. Шулай да мин аңа азык-төлек алырга булдым. Аның ярдәмнән баш тартуына бик гаҗәпләндем, гадәттә бомжлардан котылып китеп булмый, наглыйлар.
Вокзал янындагы кибеткә бергә кердек һәм иң кирәкле әйберләр алдык. Ул үзенең ничек урамда калуын сөйләде. Язмыш аңа карата шулай кырыс булган. Гомере буе заводта эшләгән, ә урамга хатыны аркасында эләккән, тегесе бөтен мөлкәтләрен суд аша үзенә тартып алган. Инвалидлыгы аркасында эш таба алмаган. Менә шул рәвешле инде берничә ел вокзалдан ерак түгел бер иске, ташландык йортта яши икән. Ничек булса да ипилек акча булдырырга тырыша. Иң тугры бердәнбер дусты гармуны гына калган. Көн саен әлеге күпер төбендә гармун уйнап, хет бераз акча эшләргә маташа. Ә минем кебекләр, аны алкаш һәм аракыга җыя дип уйлап, түбәнсетүле караш кына ташлый да узып китә.
Әгәр дә аның янына барып, сүз катмасам, әлеге сөйләшү булмас һәм мин аның нинди кеше икәнен, нигә вакытын вокзалда уздыруын белмәс идем. Чөнки беренче күз карашым белән үк мин аңа «сәрхүш» келәймәсен суктым һәм моңа бер тиен дә бирмәячәкмен, дип карар итеп куйдым. Әлеге ир шул хәлгә төшкәч, бер дусты да, якын кешесе дә калмаган. Авыр хәлгә тарсак, без үзебезне ярдәм кулы сузардай якыннарыбыздан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә аңа беркем дә булышмаячак. Минем кебек чит кешеләр дә, аның начар өс киемен, тәрбия күрмәгән бит йөз-кыяфәтен күрә дә, йөзен читкә бора. Бик сирәк кеше акча бирә, ди. Чөнки узып баручылар әлеге бомжның нәрсәгә акча соравын һәм нинди кеше булуы турында уйлыйсылары да килми. Безгә аның турында бары тик «беткән кеше һәм алкоголик» дип уйлап, намусны тынычландыру җиңелрәк. Әйтмим, мин алып биргән бер пакет азык-төлек әлеге кешенең хәлен коткармаячак. Әмма минем шундый кечкенә генә ярдәмем аңарда кешеләргә ышанычын кайтарырга һәм үзен ялгыз хис итмәскә булышуына иманым камил. Бәлки бу аңа упкыннан чыгарга һәм, һичьюгы, тормышын җайлап карарга көч бирер.
Бу шалтыратуым белән, кызлар, газета аша шуны әйтәсем килә: битараф булмыйк әле, җәмәгать! Әз генә ярдәмебез дә кем өчендер бик зур нәрсә булырга мөмкин.
Сәлам белән, Яшел Үзәннән Алсинә Котдусова.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев