Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖнең меңләгән коллективы исеменнән 1 Май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Кадерле дуслар!

Беренче май – илебездә барлык буыннарны берләштерә торган бәйрәм. Бу көннәрдә кырыс сугыш чорының барлык авырлыкларын җиңеп, халык хуҗалыгын хәрәбәләрдән торгызган, сугыштан соңгы елларда икътисадны һәм социаль өлкәне ныгыткан, үстергән ветераннарның батыр хезмәтенә зур горурлык һәм ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Үз хезмәтләре белән бөек Ватаныбызны үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә, аның икътисади куәтен ныгытырга, гражданнарыбызның тормыш-көнкүрешен яхшыртырга омтылучыларга зур рәхмәт белдерәбез.

Горькийлылар һәрвакыт уртак эш өчен хезмәт итә белде. Сугыш, икътисади кризис, җитештерүнең кимегән һәм күтәрелгән елларында чыныккан завод хезмәтчәннәре теләсә нинди авыр бурычларны үти алуларын һәм яңа хезмәт казанышларына, иҗади эзләнүләргә һәрвакыт әзер булуларын берничә тапкыр исбатлады. Барыгызга да намуслы хезмәтегез, үз эшегезгә һәм туган предприятиегезгә ихлас мәхәббәтегез өчен зур рәхмәт!

Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, мәхәббәт һәм татулык, тынычлык һәм иҗади уңышлар, туган җиребез хакына алга таба да нәтиҗәле эшләвегезне телибез!

Александр Филиппов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ генераль директоры,
Михаил Подгорнов, «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев