Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ коллективы «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнде

Россия Федерациясе Президенты Указы белән «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ коллективы илебезнең суднолар төзү үсешенә керткән зур өлеше һәм хезмәт уңышлары өчен «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнде

Дәрәҗәле бүләкне завод директоры Александр Филипповка РФ Президенты ярдәмчесе, РФ Диңгез коллегиясе рәисе Николай Патрушев тапшырды.

Бүләкләү тантанасында РФ Хәрби-Диңгез Флоты башкомандующие адмирал Александр Моисеев, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Агымдагы елның октябрендә Яшел Үзән заводы зур юбилеен билгеләп үтәчәк. Олы хезмәт елларында горькийлылар төрле билгеләнештәге суднолар төзегән. Әлеге кораблар бүген дә илебез территориясендәге барлык диңгез акваторияләрендә лаеклы хезмәт итә.

- Үзенең 130 еллык тарихында предприятие коллективы 1500дән артык диңгез һәм елга корабы, төрле класслы һәм билгеләнештәге суднолар төзеп, илебез тарихына бик күп данлыклы битләр язып калдырган. Завод коллективының фидакарь хезмәте белән Россия конструкторларының Хәрби-Диңгез флотының заманча йөзен формалаштыруга, Ватаныбызның оборона сәләтен ышанычлы тәэмин итүгә юнәлдерелгән идеяләре тормышка ашырыла. Сез төзегән фрегатлар, ракета, патруль, каравыл һәм диверсиягә каршы корабльләр һәм катерлар Россия флотында хәрби бурычны уңышлы үти. Шул исәптән махсус хәрби операция зонасында да, – диде Николай Патрушев.
Завод Татарстанда «КамАЗ» һәм «Татнефть» җәмгыятьләре белән берлектә шундый орден алган өченче предприятие булды.

- Президентыбыз Владимир Владимирович Путинга, Хөкүмәткә, Сезгә, Николай Платонович зур рәхмәт. Бу орден Горький исемендәге завод коллективы өчен бик зур бүләк. Предприятие үсешенең барлык этапларында да куелган бурычны үти, җитештерелә торган продукциянең югары сыйфатын тәэмин итә. Бу предприятие һәрвакыт алдынгы техник фикер үзәге булды, аны белгечләрнең югары профессиональ дәрәҗәсе, эшчеләрнең һәм инженерларның җаваплылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге аерып торды», – диде Рәис Рөстәм Миңнеханов.

ФОТОРЕПОРТАЖ

(Кыскартып бирелде)

Язманың дәвамын газетабызның №29 (25 июль, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев