Алсу: «Каенанам ике миллионга «кинула»
Әкиятләрдә әти-әниләр балаларының уңышларына сөенә, проблемалары булса ярдәм итә. Әмма бу әкиятләрдә, чынбарлык тормышта – бөтенләй башкача. Бу сүзләргә каршы килүчеләр дә табылыр, исбатлау өчен үз тарихымны сөйлим.
Бар да җиде ел элек башланды. Кияүгә чыктым, ярыйсы гына эш таптым, хыяллар һәм якты киләчәккә ышаныч белән тулы идем. Иремнең әбисеннән калган 36 квадрат метрлы ике бүлмәле иске фатирында яши башладык. Булган акчаны җыеп, машина алдык, акрынлап байлык җыярга планлаштырдык, тик бәхетебез озакка бармады.
Көтмәгәндә әбиебез үлеп китте. Ярты ел да узмады, әлеге фатирның милекчеләре – ике ерак туган пәйда булды. Документлар буенча әбидә фатирның 1/6 өлеше генә булган. менә шул вакытта, кем әйтмешли, «ноги в руки» һәм чап ул тирәдән ераккарак та бит. Юююк, син нәрсә, без бит җиңел юл эзләүчеләрдән түгел...
Иремнең әти-әнисе бернинди карарга килергә теләмәде, ә торак белән тиз арада хәл итәргә кирәк иде. Аннан күченергә һәм тыныч күңел белән бер бүлмәле фатир арендаларга яки яңа салынган йорттан сатып алырга, йә булмаса – тулаем ремонт таләп ителгән шул иске фатирның өлешләрен сатып алырга. Без кайсын сайладык дип беләсез? Әйе инде, өлешләрне алып, штукатур-малярларга әверелүне.
Хәзер каенананың бу эштә ни катнашы барын искә төшерү вакыты җитте. Милек хуҗаларына өлешләре өчен чыгарып түләргә без яшьләрнең акчасы да, банкка күрсәтергә рәсми хезмәт хакыбыз да юк иде. Каенана ике миллион кредит алырга тәкъдим итте, биш елга, ә түләвен ирем белән без түләячәкбез.
Ул чакта бу карар сәер һәм мәгънәсез булып тоелмады. Телдән генә килешү буенча (нәрсә уйлаганмындыр) әлеге биш ел дәвамында документлар нигезендә фатир каенанам исемендә булачак. Ә бөтен кредитны түләп бетергәч, фатир безнең исемгә күчәчәк, имеш. Куллар кысыштык та, көлешә-көлешә банкка юл алдык. Бу ахырның башы иде...
Сәлам юллап, Алсу.
Яшел Үзән
Язманың дәвамын «Яшел Үзән» газетасының 31нче санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев