Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Аллергия. Язның яме китмәсен өчен, аңа ничек әзерләнергә?

Бүген Җир йөзендә яшәүчеләрнең 20 процентка якыны аллергиядән интегә. Шуларның яртысыннан артыгы сезонлы аллергиядән җәфалана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре әнә шулай ди. Язның яме китмәсен өчен, сезонлы аллергиягә ничек әзерләнергә? Гомумән, аллергия турында без ниләр белеп торырга тиеш? Табиб-аллерголог Линар Мирзаһитов шул хакта сөйләде.

Билгеләре

Аллергия вакытында, гадәттә, тән тиресе, сулыш органнары, ашкайнату системасы эшчәнлеге бозыла. Соңгысы сезонлы аллергиягә генә хас түгел, ел дәвамында да күзәтелә ала. Сулыш органнарында үзгәрешләр, гадәттә, үсемлекләр чәчәк аткан чорда пәйда була. Кышкы чордагы аллергия вакытында исә күбрәк тән тиресе зыян күрә, дерматит, экзема кебек чирләр баш калкыта. Кышын өйләребез җылытыла, нәтиҗәдә бүлмәләрдә һава коры була. Шуңа күрә йорттагы җылылыкны һәрчак контрольдә тотарга, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтергә, дымландырырга тиешбез. Өйдә кечкенә бала булса, бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк.

Ничек бутамаска?

Башка чирләрдән, әйтик, шул ук инфекцияле авырулардан аермалы буларак, аллергия вакытында тән температурасы күтәрелми, гәүдә сызлау, авырту кебек билгеләр дә булмый. Ә менә берөзлексез төчкерү, йөткерү, борыннан агу, күкрәк читлеге кысу, һава җитмәү, сулыш алу авырлашу, буылу, күз, борын кычыту, күз кабаклары шешү, тел ою, гадәттә, нәкъ менә аллергия вакытында пәйда була. Кайбер кеше күңел болгану, эч китүдән дә тилмерергә мөмкин.

Сәбәбе нинди?

Биредә нәселдәнлек, әйләнә-тирәлекнең чисталыгы да зур роль уйный. Кеше яшәгән җирлекнең дә йогынтысы юк түгел. Шәһәрдә аллергия ешрак күзәтелә. Аллергия вакытында туклануга да игътибар итәргә кирәк. Бу чорда 1–2 айга фундук чикләвеге, алма, груша, шәфталу (персик), өрек, бал ашауны чикләргә киңәш ителә. Күпләп әфлисун яки шоколад ашаганнан соң баланың тәнендә кызыл тимгелләр пәйда булганын күргәнегез бардыр. Бу әлеге ризыкларны бөтенләй ашарга ярамый дигән сүз түгел. Чамасын белергә кирәк.

Прививка булышамы?

Әйе, дөрестән дә, февраль, март айларында аллергиядән прививка ясаткан кеше сезонлы аллергияне җиңелрәк уздыра. XX гасыр уртасыннан бирле дөнья күләмендә аллергиягә каршы аллерген-специфик иммунотерапия (АСИТ) дигән алым кулланыла. Гади генә итеп әйтсәк, аллергиягә каршы прививка бу. Иммунитетны ияләндерү максатыннан, организмга чир китереп чыгаручы аллерген кертелә. Шул рәвешле сезонлы аллергия котырган чорны кеше, дөрестән дә, җиңелрәк кичерә. Шуңа күрә бу прививканы алдан – кыш көне ук ясатып куярга киңәш ителә.

Агачлар чәчәк аткан язгы чорда аллергиядән интегүчеләргә түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

1) урамга булдыра алганча сирәгрәк чыгарга тырышыгыз, бигрәк тә җилле көнне өйдә утырырга киңәш ителә;

2) табигатьтә ял итүне дә чикләп тору хәерле;

3) дөрес тукланырга тырышыгыз;

4) язгы аллергия чорында үләннәр белән дәвалануны да кичектереп торырга туры киләчәк. Ромашка, бал, каен бөресе һ.б. салып ясалган төнәтмәләр хәлне тагын да катлауландырачак кына;

5) борынны кайнатып суытылган җылымса су белән көненә 3–4 мәртәбә юдыру да файдалы;

6) даруларны фәкать табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә ярый;

7) агачлар, үсемлекләр чәчәк аткан чорда аллергиясе башланган кешеләргә бүлмәләрне җилләтергә дә киңәш ителми. Хәзер һавадагы тузанны су ярдәмендә җыючы махсус җайланмалар бар. Бүлмәне җилләтеп булмаганда, шуннан файдаланырга мөмкин;

8) йорт тузаныннан аллергия булган кешеләргә, киресенчә, бүлмәләрне даими рәвештә җилләтеп, дымлы чүпрәк белән тузаннарны сөртеп торырга киңәш ителә.

Динә Гыйлаҗиева, Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев