«Аллаһы Тәгаләм мине зурлады – йөрәгемә иман тутырды»
Кемнәр мәктәптә укыган, барыбыз да беренче чиратта, кырыслыгына карамастан, яхшы күңелле, балалар яклы булган укытучыларыбызны сагынып искә алабыз.
Чөнки алар йөрәк түрендәге якты хатирәләр белән бәйле. Андый мөгаллимнәр яныннан сукмак та суынмый.
Гомере буе Каратмән мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем биргән, 40 еллык педагогик стажлы Мәрьямбану апа Зиннәтуллина 81 яшендә дә укучыларын, мәктәпне сагынып яши.
– Балаларны яраттым, яратып эшләдем, – ди ул. – Лаеклы ялга чыккач кая барып бәрелергә белмәдем. Бәйрәмнәрдә укучыларым чәчәк бәйләмнәрен өйгә китереп бирәләр иде, ә мин яшьле күзләрем белән озатып калам... Жәлли идем авыл балаларын, мәктәптән соң да эш күп бит аларга. Ике көн рәхәтләнеп ял итсеннәр иде, дип, 5 көнлек программа буенча укытырга рөхсәт сорарга Сәрия Сабурская янына бардым.
— Әти-әниләре белән сөйләш, риза булсалар, гариза язсыннар, диде. Шулай итеп, укучыларым ике көн яллы булды. Өй эше дә бирми идем, шул, сыйныфтан тыш уку кирәк булганда гына. Табибтан белешмәләре булып, махсус мәктәптә укырга тиешле балаларны да укыттым, җибәрмәдем. Мәктәптә балаларның туган көннәрен уздыра идек, чәй табыннары, кечкенә генә булса да бүләкләр белән. Аңа да күңелләре була иде. Укучыларым онытмыйлар, хәлләремне белеп, хәзер дә хөрмәт итеп торалар, очрашуларга чакыралар. Рәхмәт аларга!
Шундый укытучыны ничек яратмыйсың да, ничек җылы сүзләр белән искә алмыйсың?! Бигрәк тә, Мәрьямбану апа кебек, беренче укытучылар йөрәккә якын. Чөнки алар сабыйларны белемнең могҗизалы иленә беренче ишекләрне ачучы, әти-әни, дәү әни яныннан мәктәпкә тәүге тапкыр килеп, янында якын кеше яклавын тоймыйча югалып калган балаларны чебеш әнкәседәй үз канаты астына алучы. Үзенең беренче укытучысының исем фамилиясен, һич югы исемен генә булса да, бөтен кеше картлык көненә кадәр онытмый. Кем инде икенче әнисенең исемен онытсын?!
Мәрьямбану апа белән Фәйзерахман абый Зиннәтуллиннар тигез һәм матур картлык кичерәләр. Октябрь ахырында бергә яши башлауларына 60 ел була! Ә бит аларның тормыш башлары шома гына, зур мәхәббәттән башланмый. Хәзер ул вакытларны алар көлеп кенә искә ала, чөнки тату, шөкер итәрлек гомер юлы узалар.
Арча педагогик училищесын тәмамлап, Каратмән мәктәбендә укыта башлаган Күлбаш кызының йөргән егете була. Әмма бер көнне Фәйзерахман абый аның кулын сорарга килә һәм Мәрьямбану апаның әнисе аны егетенә түгел, Фәйзерахман абыйга бирә. Әлбәттә, яшь кыз карыша, әмма әнисенең сүзен тыңлый.
Бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә ике онык сөеп шатланалар. Уллары Фәрит Әфган сугышы ветераны, отставкадагы подполковник. Кызлары Гөлшат урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый, чит телләр факультетында укып, югары белем ала. Бүгенге көндә КФУ каршындагы укытучыларның белемен күтәрү үзәгендә эшли.
– Балалар дәү әниләре тәрбиясендә үсте, без эштә бит инде. Бик яхшы тәрбия бирде ул аларга. Маһирә каенанам бик гыйлемле кеше иде. 9 яшеннән намаз укый башлаган, 11 яшеннән уразасын калдырмаган, 14 яшендә Коръән тутыр ган. Шул яшеннән бер намазын калдырмыйча укыды, өйдә мөмкинлек булмаса, сарайга чыгып укыр иде, – дип, каенанасын бик җылы сүзләр һәм тирән хөрмәт белән искә ала Мәрьямбану апа.
– Мин 53 яшемдә намаз укый башладым, ул вакытта кешегә белгертми генә. Хәзер авылда абыс тай. Аллаһы Тәгалә мине шундый зурлады, йөрәгемне иман белән тутырды, авыл халкының ихтирамын бирде. Һәр чорның үз матурлыгы. Картлыгым да – шөкер! Тигез картлык та, ирем белән икебез дә Ислам динен тотып, күңел тынычлыгы белән яшибез.
Мәрьямбану апа барлык хезмәт юлының 7 елын гына Олы Якедә татар телен укыткан (ул читтән торып югары белем ала), анысы да олы яшьтәге хезмәттәшенә яхшылык теләп. Ул лаек лы ялга киткәч, кабат Каратмән башлангыч мәктәбенә кайта. Авыл советы депутаты булып тора. Сек ретарь итеп сайлыйлар, әмма анда эшлисе килми. «Күңелемә ятмады ул минем, кешеләргә карата намусым кушмаган нәрсәләр башкара алмыйм мин, беркемгә дә начарлык эшләргә теләмәдем, киттем», – ди.
Менә шундый мәр хәмәтле, сөяк миенә кадәр («до мозга костей») педагог Мәрьямбану апа бүгенге көненә шөкер итеп яши. Кешенең картаймышлы көнендә үз гамәлләреннән, яшәгән гомереннән, тормышыннан канәгать булуы – аңа иң зур билге – кояшлы биш ле куя.
Язманың кызыклы дәвамын газетабыздан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев