«Аллаһ Тәгаләнең сынавы итеп кабул итәм»
Очрашу
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме җиткәндә, гадәттә, гүзәл затларның һәркайсы ирләре, уллары, туганнары ягыннан игътибар көтә. Чәчәкле һәм кояшлы бу яз бәйрәме һәрчак үзенең күңелле мизгелләре белән истә кала. Әмма якыннары хәзер хәрби бурычларын үтәүчеләрнең генә күңеле китек дип әйтү, мөгаен, ялгыш булмас. Мондый көннәрдә ирләреннән башка яшәүче ханымнар өчен бәйрәм үз төсен һәм, хәтта, мәгънәсен дә югалтадыр әле.
Менә шул бушлыкны булдырмас, рухи һәм матди яктан булса да ярдәм итү максатыннан, депутатлар да үз өлешләрен кертергә тырыша. Нәкъ менә 8 Март бәйрәме алдыннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәрби операциядә хезмәт итүче Радик Садыйковның гаиләсе белән очрашты.
Аның хатыны – Чулпан Садыйковадан хәл-әхвәл, балалары, ире, тормышы, хәзерге кичерешләре турында сорашты. Бәйрәмгә багышлап бүләге һәм чәчәк бәйләме дә бар иде. Илдар Гыйльметдинов, сүз уңаеннан, мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәм итеп торачакларын, хәрби операциядә катнашучыларга да аерым игътибар булачагын, алар өчен махсус фонд эшләве турында да әйтеп узды. Әлбәттә, боларга ышанырга була, хәзер иң мөһиме – махсус хәрби операциянең җиңү белән мөмкин кадәр тизрәк тәмамлануын, анда хезмәт итүчеләрнең туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын телик.
Без бу гаилә белән якыннан танышу максатыннан Чулпан Садыйкова белән сөйләшеп алдык. Аның ирен – Радикны махсус хәрби операциягә мобилизация игълан ителүгә үк, 2022 елның сентябрендә повестка белән чакыртып алганнар. Ул бу вакытта командировкадан кайткан гына булган.
Радик бик дөрес кеше, «качып йөрмим, чөнки балаларның киләчәге бар» – дип, шунда ук җыенды. Ул хәрби дәрәҗәсе буенча кече сержант, Яшел Үзәндә туып-үскән. Менә шулай аяз көнне яшен суккандай булды, үзебез дә сизми калдык. Бик авыр булды, аны үзебез генә беләбез. Башта аларны «Казан-Экспо»да әзерләделәр. Аннан соң Белгород өлкәсендә булдылар, – дип уртаклаша уй-кичерешләре белән Чулпан.
Аның сөйләгәннәреннән аңлашылганча, Радик Луганск юнәлешендә һаман алгы сызыкта хезмәт иткән. Менә 2 ай элек чик буена чыгарып алганнар да, Донецк юнәлешендә тагын алгы сызыкка җибәргәннәр. 3 атна хәбәре килмәгәнгә дә бик борчылалар гаиләсендә. Шулай да, яхшыга өметләнергә кирәк. Радик 2 ел хезмәте барышында 2 тапкыр икешәр атналык ялга кайтып киткән. Менә өченчесе апрельгә туры килә, кайта алса һәм җибәрсәләр.
«Кайтарасы бик килә дә бит, кайтса тагын ничек җибәрерсең инде дип кайгыра башлыйсың. Бик авыр була... Балаларга да стресс бит инде. Ул киткәндә улыбызга 5 яшь иде. Хәзер 1нче сыйныфта укый. Кызыбыз 5нче сыйныфта», – дип уфтана Чулпан.
Балалары – Сәмирә белән Сәмир дә әтиләрен бик сагына, көн саен көтәләр. Туган көннәре дә әтиләреннән башка уза, шалтырата алса, бик рәхмәт. Әтиләренең сирәк шалтыратуы да алар өчен зур бәйрәмгә әйләнә. Чөнки хәбәрләшеп тору бик тәтеми шул.
– Радикны бар җирдә дә яраталар. Хәзер анда да иптәшләре белән бик дус яши, бөтен нәрсәне бүлешә, посылкаларны да, бар әйберләре уртак. Бер телем икмәкне әллә ничәгә сындырып ашаган вакытлары булды. Инде киткәннәренә ике ел була бит. Алар анда туганлашып беттеләр.
Радик: «Хәзер Витя да бисмилла әйтеп ашый башлады», – ди. Барысының да исән-сау кайтасылары килә шул, аларны әти-әниләре, гаиләләре, балалары зарыгып көтә, – дип сүзен дәвам итә Чулпан. – Күпләр безне миллионер дип уйлый хәзер, ә ул акчаның аларның үзләренә китеп бетүенә, үзенә кагылмаганнар аңламый. Күп нәрсәне үзләренә сатып алырга туры килә. Яшиселәре килгәч, көрәшергә кирәк. Күпме кыр тычканнары белән көрәштеләр, бөтен әйберләрен ашап бетерәләр иде. Алар күргән газапны язып бетереп булмый. Бу заманда да шундый хәл булыр дип кем уйлаган. Радик зарлана торган кеше түгел ул. Һәрвакыт, барысы да яхшы, дип кенә тора. Монда вакытта да бөтен кешегә булыша иде. Шуңа да аны иптәшләре дә ярата. «Нишлисең инде, без бит ир кешеләр. Без дә бармагач, кем барсын!», – ди ул.
Монда да күршеләр, дуслары, иптәшләре гел аны сорашып тора, рәхмәт аларга. Эшендә дә үзен бик сагыналар. Һаман саен гуманитар ярдәм җыеп җибәрәләр. Халыкны әйткән дә юк, шулкадәр нык булышучы кешеләр бар, андыйларга сокланмый мөмкин түгел. «Бердәм Россия» депутатлары да, Илдар Гыйльметдинов, Максим Топилин хәл белешеп тора. Авылдагы күршеләр дә сәламнәрен әйтә. Аңлаганы аңлый инде. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәгәч, диләр бит. Бу хәрби операция кемнең кем икәнен бик белдертте. Мин боларны Аллаһ Тәгаләнең бер сынавы итеп кабул итәм. Аллаһ Тәгалә яраткан бәндәмне дөньялыкта сынармын дигән бит. Барысы да тиз арада исән-сау килеш гаиләләренә кайтсыннар, күргәннәргә сабырлык, күрмәгәнгә күрсәтмәсен иде бу газапларны дигән теләктә калам!
Чынлап та, бу матур, тату гаиләгә бары тик яхшылыклар, күңелле очрашулар, имин һәм тыныч көннәр насыйп булсын. Аллаһ Тәгалә теләк-ялваруларны ишетми калмас әле. Амин!
Чулпан һәм Радик Садыйковларның кызы Сәмирә әтисенә багышлап язган «Әтиемә» шигыре белән «Глаголица» Премиясенең «Поэзия на татарском языке» номинациясендә финалист булган.
Әтиемә
Яз көне яшен суккан төсле,
Хәбәр килде безнең гаиләгә.
Әтиемне сугыш кырларына
Тиз арада алып китәргә.
Әниемнең назлы күзләренә
Канлы күз яшьләре
тыгылды.
Ни өчен соң, нигә безгә генә
Сугыш газаплары кагылды?
Нигә икән, нигә минем әтием
Кирәк булды икән аларга?!
Күп баланың әтиләре монда,
Тик минеке юк шул якларга.
Сыйныфта да, барча балаларның
Әтиләре барысы янында.
Ә минеке бар халыкны яклап,
Хезмәт итә сугыш кырында.
Минем дә бит, калган балалардай,
Килә әтиемне кочасым.
Бик юксынам, бик сагынам аны,
Белмибез шул кайчан кайтасын.
Исән-имин йөреп кайт, әтием,
Син бит минем алтын әтием.
Туган илебезне һәм дә безне,
Саклаучы син, батыр әтием!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев