«Аллаһ Тәгаләгә рәхмәтлемен!» (редакциягә килгән хат)
Үзем белән укыган мәдрәсә шәкертләре дә хаҗ сәфәренә барды, икешәр-өчәр тапкыр баручылар да булды. Соң булса да, уң булсын, дип, миндә дә хаҗга бару теләге туды. Үзем кебегрәк иптәш булса, мин дә хаҗ гамәлен кылыр идем, дигән ният белән күршебез Гөлсирәгә мөрәҗәгать иттем.
Мин Васильево бистәсенең Үзәк мәчете каршында оештырылган мәдрәсәгә килгәндә 64 яшемдә идем. Шулай да мәдрәсә программасын яшьләрдән калышмыйча үзләштереп барырга тырыштым. Бер көнне хәзрәтебезнең: «Оркыя апа, син ничек болай бәхетле булдың?» – дигән соравына:
– Хәзрәт, мин генә түгел, без авылыбыз белән бәхетлеләр, чөнки безнең авылга хәер-дога иңгән, – дидем.
Бер дошманы Ибраһим хәзрәтебез Мортазинның (хәзерге вакытта Мәскәү Ислам институтының ректоры Марат Мортазинның бабасы була инде) кесәсенә тәмәке салып, аны хурлап, авылыбыздан кудыртырга теләгән. Шул вакытта мәхәллә халкы: «Дөрес түгел, хәзрәтебезне нахак белән рәнҗетмәгез, беркая да җибәрмибез!» – диеп, яклап чыккан. Шунда хәзрәт авылдашларыбызга бәхет теләп, хәер-догасын кылган – Аллаһ Тәгалә кабул иткән, әлхәмдүлилләһ.
Заманында 1000 кешелек халкы булган Буа районы Яңа Чәчкап авылында хәзерге вакытта да олысы-кечесе мәдрәсә программасын узмаган кеше юк, чөнки динебез-телебез сагында ныклы команда тора.
Хатын-кызларыбыз белән «Ак калфак» оешмасы актив эшли, ир-атларыбыз намазларын мәчеттә башкара. Ә балалар беренче сыйныфка керүгә, мәдрәсәгә йөреп дин сабагын ала. Тәрбияле яшьләр булып үсәләр. Урамда барганда да намазга чакырган азан тавышын ишетсәләр, чүгәләп, догасын кылып, торып китәләр, сөбханАллаһ. Хаҗ гамәлен үтәүчеләр дә күп, парлап-парлап та йөриләр.
Үзем белән укыган мәдрәсә шәкертләре дә хаҗ сәфәренә барды, икешәр-өчәр тапкыр баручылар да булды. Соң булса да, уң булсын, дип, миндә дә хаҗга бару теләге туды. Үзем кебегрәк иптәш булса, мин дә хаҗ гамәлен кылыр идем, дигән ният белән күршебез Гөлсирәгә мөрәҗәгать иттем. «Оркыя, анда тапталып үлүчеләр дә була икән. Сиңа 81, миңа 83 яшь, таптап китәрләр, Аллаһ сакласын!» – дип, күңелемә шик кенә салды. Теләгемне балаларга әйтеп карадым да, алар моны бик хуп күрделәр. Улым шунда ук үземне Казанга алып барып, җитәкчесе белән таныштырып, акчасын да түләп кайтты. Менә китәр вакыт җиткәч кенә: «Сезнең паспортыгыз регистрациягә өлгермәде, мин сезне Мәскәүдән китә торган төркемгә яздырдым», – дигән хәбәр килеп төште. Әй, алай мәшәкатьле булгач, бармыйм, дигәнемә кызым: «Барасың, барасың! Быел бармасаң, икенче елга барырмын әле, дигән вакытың узган!» – дип, әрләп үк атты.
Шулай итеп, кибеткә йөри торган сумкама алыштырырга күлмәкләр, газет-сканвордлар салдым да, Аллаһка тапшырып, улым Мәскәүгә алып барып, самолетка утыртып та җибәрде. Бераз баргач, янәшәмдә утырган ир-аттан, самолетта бәдрәф бармы икән, дигәнемә: «Бар-бар, әби, менә официантлар узып китсен дә, үзем озатып куям», – дигән җылы сүзләрен ишеткәч, мин аңа күңелемдәге шигемне дә әйтә куйдым. Ул миңа русчалап:
«Әби, борчылмыйча бар, мин Дагыстан кешесе, исемем Муса. Кирәк булса, я тебя на себе буду носить, у меня силы много», – дип әйтеп, рәхәтләндереп җибәрде, рәхмәт яугыры.
Аэропортта җитәкчебез безне җыеп, үзен Омар хәзрәт икәнен, төркемебез минем кебек, йә өлгерә алмыйча, йә сыймый калган 6 дагыстан, 6 чичән, 6 татар, 1 кытай кешесе, аның хатыны үзбәк кызы Гөлҗамалдан торган өстәмә төркем икәнен аңлатты. Безне, кечкенә төркем диеп, Җәтдәдән соңгы автобус белән генә Мәккәгә җибәрделәр. Соң булса да тәваф кылырга да өлгердек, Аллаһка шөкер.
Мине өч койкалы бүлмәгә, икебезне – 50 яшьләр чамасындагы бер чибәр ханым белән урнаштырдылар. Танышып алгач, ул: «Оркыя апа, мин Оренбург кызы, Волгоградта яшим, исемем Тәслимә. Тәрҗемәдә – ярдәмчел дигәнне аңлата. Әбием кушкан – ярдәмчел булсын дигән», – дип сөйләде.
Ул чынлап та минем өчен чын ярдәмче фәрештәм булды, әлхәмдүлилләһ…
(Кыскартып бирелде)
Оркыя Бикмуллина.
Васильево бистәсе
Хатның дәвамын газетабызның №10 (14 март, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев