«Аллаһ Тәгалә законнары буенча яшәргә кирәк»
Һөнәри көн
Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге мөһим һәм катлаулы хезмәтләрнең берсе. Иң беренче аның тикшеренү һәм аналитик юнәлештә булуын билгеләргә кирәк. Моннан тыш, ул тормыш өчен куркыныч та булырга мөмкин, һичшиксез, батырлык, зур тотнаклык, тотрыклы психика, тәвәккәллек, киң караш һәм башка югары һөнәри сыйфатлар таләп итә. Кыскасы, хезмәткәрләре – эчке эшләрнең үзенә күрә «каймагы».
Бу ведомствоның тарихы патша Россиясеннән үк башланса да, рәсми рәвештә ул Гражданнар сугышы белән бергә җинаятьчелек чәчәк атканда – 1918 елның 5 октябрендә РСФСР Халык Комиссариаты коллегиясе тарафыннан оештырыла. Менә шуннан бирле һөнәри көн буларак билгеләнә.
Шул уңайдан 1989 елдан 1994 елга кадәр Яшел Үзән эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе булган, милиция подполковнигы, хәрби ветеран Илгиз Ильяс улы Маннапов белән очраштык. Аның хезмәте Союзның җимерелүе, җинаятьчелекнең чәчәк атуына бәйле булуы белән үзенчәлекле. Ул вакытта резонанслы җинаятьләр күп кылынган. Шуңа да милиция ветераны Илгиз Маннаповның истәлекләре безнең бу язмага гына сыеп бетмәс. Һәр очрак, хезмәттәшләре турында ул сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Коллегаларының профессиональлеген, һәр ачышның уртак тырышлык белән алып барылуын билгели. Кызганыч, газетада барысын да биреп булмый. Ә яшел үзәнлеләргә «тавышлы» җинаятьләрне искә төшереп алу комачауламас иде.
Илгиз Маннапов Яшел Үзән милициясе тарихында эз калдырган җитәкчеләр Иван Гафуров һәм Вячеслав Гончаров кебек акыллы шәхесләр кул астында эшләве белән горурлана. Бергә эшләгән Заһид Ибраһимовны (мәрхүм), Рамил Абдулмановны, Вадим Государевны, Михаил Башкировны иң җылы сүзләр белән искә төшерә.
Илгиз Маннапов милициягә ничек килгән?
Тумышы белән ул Татар Наратлысы авылыннан. Әнисе – Ольга Андреевнаны медицина хезмәткәре буларак шунда билгелиләр. Әтисе «Комсомолец» колхозында инженер-механик була. Әнисе партия линиясе буенча Ключи совхозында, фанера заводында эшли. Аннан Горькийга югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Шуңа Илгизгә Горькийда яшәргә туры килә, спорт белән шөгыльләнеп, профессиональ хоккейчы дәрәҗәсенә җитә. Мәктәпне тәмамлагач, Әлмәттәге спорт техникумында укый. Аннан спортчы буларак Куйбышевка китәргә тиеш булса да, Ерак Көнчыгышка армиягә Хәрби-Диңгез флотына алына. Камчатка флотилиясендә су асты көймәләрендә канатлы ракеталарны эксплуатацияләү буенча өлкән мастер була. 3 ел хезмәтеннән соң флотилиядә калырга өндәсәләр дә, әнисен ялгыз калдырырга теләми.
– Мине хәрби комиссариат аша милициягә җибәрделәр. Анда спортчыларны бик теләп алалар иде. Башта катлаулы участок саналган Свияжскида балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор булдым. Спортчы буларак, яшүсмерләр белән уртак тел табу өчен мәктәптә тренировкалар үткәрдем. 2 елдан соң – «уголовный розыск».
Үзенең дә машинасын «чишендер-гәннәр»
– Уголовный розыск бик җитди бүлек, анда «сөрергә» кирәк. Жуликларны эзләргә, үтерү очракларын ачыкларга. Мәетне бит беркая да яшереп куя алмыйсың. Башта транспорт чараларын урлаулар буенча оператив-уполномоченный идем. Яшел Үзәндә беренче тапкыр машина урлау 1985 елда теркәлде. Зыян күрүче Карамалы Тауда элек милиция бүлеге җитәкчесе булып эшләгән кеше иде. Ул вакытта запчастьләр белән дефицит заман булгач, казанлылар килеп урлаган һәм гаражда ботарлаган. Хуҗасына 3 мең сумны кайтарып биргәч, ул бик сөенде. Чөнки сумма аның машинасыннан кыйммәтрәк чыкты. Андыйлар минем үземне дә төп башына утыртты, автомобильнең тәгәрмәчләрен салдырдылар. Тәгәрмәчләр дә, караклар да табылды. Шәһәрдә бер оешма җитәкчесе улы булып чыкты ул. Әлбәттә, профилактика, сөйләшүләр алып бардык. Закон шундый, кая борасың – шуңа барып чыгасың. Аллаһ Тәгалә: «Үз акылың белән түгел, дин кушканча яшә, хаталанырга мөмкинсең», – дигән. Без бит халыкка хезмәт иттек. Хаталанучылар күп булды, вакыты шундый иде. Мин үзем, җинаять кылучылар белән кайда камчылап, кайда сүз белән, кайда прәннек биреп аңлашырга тырыштым. Төрмәгә утырту җиңел, ә менә ул аннан кем булып чыга бит.
Бөек махинатор күршедә яшәгән
Илгиз Маннаповка халыкара әһәмияткә ия булган җинаятьне дә ачарга туры килә. Предприятиеләрнең берсендә баш хисапчы булып эшләүче кеше, урланган һәм Германиядән совет гаскәрләрен чыгарганда кайтарылган техниканы легальләштерүнең чишеп бетерергә катлаулы схемасын төзи. Шундый башлы кешеләрнең талантын яхшы якка юнәлтсәң, алар ниләр белән генә шөгыльләнмәс иде, ди ул. Шул схемага таянып, меңәрләгән маркадагы автомобильләрне җинаятьчел группировкалар легальләштерә һәм сата. Бөтен Россияне яңгыраткан җинаять төене нәкъ менә Яшел Үзәндә чишелә. Чөнки төп гаепләнүчесе һәм бөек оештыручысы шушыннан була.
Илгиз Маннапов шулай ук яшүсмерләрне көчләүче, рекитерлар һәм алардагы разборкалар, үтереш-атышлар, предприятие җитәкчесе улын урлап алып китү, искиткеч талантлы һәм оештыручы карак Володя Сеничкин хәлләре һәм башкалар турында да сөйләми булдыра алмады. Чөнки аларның барысы да Яшел Үзәннең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге тарихы.
Әлбәттә, хәзер ситуация бөтенләй башкача тора, җинаятьчеләрнең тормыш шартларына карап схемалары да үзгәрә. Безнең герой билгеләп үткәнчә, хәзер елына 12-13 үтерү теркәлсә, 1988 елда – 17, иң күбе 1992дә 53 булган.
Сорауларга җавапны Коръәндә таба
Илгиз Маннаповны Казанга банкларның куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе итеп чакыралар. Бу өлкәдә дә эшчәнлеге уңышлы барган, ике улы шушы юнәлештә китеп, берсе Мәскәүдә Герман Греф янында Үзәк аппаратта эшләсә, икенчесе – Казанда. Хатыны Резидә Маннапова эчке эшләр идарәсендә тикшерүче булып эшләгән. Хәзер дә Илгиз Маннапов тик утырмый: авылда әти-әнисе йортын торгыза, дачада умарталар тота.
Кортлар белән дәвалану өчен «Апи-домик» ясаган. Анда берничә сәгать йоклау да кешегә энергия бирә, дәвалый. Ә Ислам аның хәзер төп яшәү рәвеше, Коръәннең бөтен сүрәләрнен яттан белә.
– Миңа 80нче елларда хатыным иске славян телендә Коръән китабы бүләк итеп бирде. Шул көннән Ислам кануннары буенча яшим. Сорауларга җавапны Коръәндә табам, Аллаһ Тәгалә миңа хезмәтемдә дә бик булышты – дип сүзен тәмамлый безнең герой.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев