Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алкоголь инспекциясе читтән торып кабул итә

Карантин дип тормыйлар, кулланучыларга ярдәм итәләр. Спиртлы эчемлекләр аеруча нык контрольгә алынган.

Алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешенә һәм сыйфатына дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән җирле органы җитәкчесе Марина Тихонова гражданнарны читтән торып, телефон, видеоконференция элемтәсе – Zoom платформасы (https://zoom.us) аша һәр сишәмбедә 14.00дән 17.00 сәгатькә кадәр (телефон: 5-94-23) кабул итә.

Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт инспекциясе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

  • Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге).
  • Кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар.
  • Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән чаралар.
  • Алкогольле продукцияне вак лап сатуны лицензияләү.
  • Алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә дәүләт контролен тәэмин итүгә бәйле хисапларны, мәгълүматларны, белешмәләрне, декларацияләрне, башка документларны юридик зат төземичә, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан үз вакытында һәм дөрес итеп тапшырылуын контрольдә тоту.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев