Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Алинә Сафиуллина: «Бала белән әтисе арасын бозмадым»

Җырчы Алинә Сафиуллина зур сәхнәгә «Йолдызлар фабрикасы» проекты ярдәмендә чыга. 2006 елда «Татар җыры-2006» фестивалендә Салават Фәтхетдинов белән дуэт башкара, 2007 елда шушы бәйгедә лау­реат була. 2022 елда Алинәгә «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелә.

– Бу исемне 18 еллык иҗадый эшчәнлектән соң алдым. Күпләр аңа ун ел тулуга, кайберләре хәтта иртәрәк тә ия булып куя. Без андый әрсез буын балалары түгел, сабыр гына көттек, – ди Алинә. – Җырчы булу – кечкенәдән килгән хыялым. Балалар бакчасында, мәктәптә, район күләмендәге чараларда да гел җырладым. Мине кечкенәдән авылдашлар, ра­йондашлар җырчы буларак үстерде, дисәм арттыр­мам. Алар – электән бөтен ялгыш­ларымны, уңышларымны күрүче, белүче.

– Алинә, сәхнә эшчәнлеге ничек бара? Иҗат гөрлиме? Соңгы арада чыгышлар сирәк түгелме?
– Ничек җырлаган булсам, шулай дәвам итәм. Беркая да югалмадым. Чакырган җирдә чыгыш ясыйм, концертлар куйгалыйм. Киләсе елга туган көнемә туры китеребрәк, үз концертымны бирергә ниятем бар. Җырлар, клипларны сирәк-мирәк булса да радиоларга, телевидениегә биргәлим, Яңа ел тамашаларында катнашкалыйм. Бөтен нәрсә түләүле бит хәзер. Гаилә сметам бар, анда үземчә барысын да уйлап, үлчәп, бүлеп куям. Мин бит әле бала да үстерәм. Тамашачыма рәхмәтлемен. Мине истә тотсыннар дип миллион сумнар тыкмасам да, онытмыйлар. Радио-телевидениегә дә рәхмәт. Һаман акча кертеп тормасам да, элегрәк чыккан җырларымны булса да, әйләндерәләр. Әкренләп үз юлым белән барам. Җырлар языла, клиплар чыга. Әле бер егет белән дуэт яздырдык.

– Алинә, син – Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылы кызы. Туган як, андагы тормышыгыз белән дә таныштыр әле.
– Бик тырыш гаиләдә үстем. Әти-әни бүген дә мал асрый, күпләп кош-корт үстерәләр. Әти умарталар белән мәш килә, әни җәй буе бакчадан керми. Әти-әни үстерә, мин исә алар җитештергәнне реализациялим: бройлер ите, бал сатам. Чиратта – үрдәкләр. Улым Нариманны авыл малае дип йөртәм. Бик ярата. «Авылга кайтабыз­мы?» – дип кенә тора.

– Нариман ничәнче сыйныфта укый? Кайсы фәннәрне аеруча ярата?
– Улым III сыйныфта укый. Матур җырлый, тик җыр түгәрәгенә йөрми. Мин бит әле вокал дәресләре дә алып барам. Анда да чакыр­дым. «Мин җырчы түгел, спортчы», – ди. Футболга йөрде, хәзер баскетболга язылды.

– Шәхси тормышыңа килгәндә, аерылышкан идегез. Күңел яралары төзәлеп беттеме? Ул кеше белән аралашасызмы?
– Күңел яралары әкренләп төзәлә. Психологик китаплар укыйм. Бу ситуацияне ничегрәк кабул итәргә, җайларга, шуларга җавап­лар эзләдем. Үземне, кем әйтмеш­ли, эшкәрттем. Ир-атларга хәзер элекке кебек ышанып бетә алмыйм, танышуга тикшерә башлыйм. Кайберләре сынау­ны уза да алмый. Күп хатын-кызлар кичерә. Кичерү функциясе миндә бераз «сүндерелгән» димме соң шунда.

– Берара улың белән авылда да яшәдегез кебек. Ул чакта кечкенә бала белән яңадан Казанда тормышны дәвам итү җиңел булмагандыр?
– Әйе, башта Нариман белән авылга кайтып киттек. Яңадан Казанда яши башлау­га килгәндә, иң авыры – фатир алып, ремонт ясау иде. Ул чакта һәр тиен санаулы. Әти ремонт ясады, су үткәрде. Бергә ламинат җәйдек, апа һәм сеңлем белән обой ябыштырдык. Күп нәрсәне үз кулыбыз белән эшләдек. Хәзер бар да җайланды, әкренләп торак мәйданы да зурайды.

– Нариман әтисе белән аралашамы?
– Безнең арада нәрсә генә булса да, беркайчан да бала белән әтисе арасын бозмадым. Бала белән «шантажлау»ны дөрес хәл түгел, дип саныйм. Нариман әтисе белән аралаша. Балага атасы хакында начар сүзләр әйтмәдем. Безнең арада төрлесе булгалады. Ул кешене артык якын китермим, әмма кичерәм. Тормыш ситуациясе буенча, минем очракта шулай кирәк.

– Син яшь әле, матур. Күңелеңне яулау­чы бармы? Насыйп яр очраса, гаилә корырга әзерме?
– Аллага шөкер, бүген рәхәт тормышта яшим. Шуны берәрсе килеп җайсызлый башласа: «Туктале, нәрсәгә кирәк инде бу миңа?» – дим дә… Булса – тагын да яхшыр­тучы булсын. Юк икән, җайсызлый гына торганы белән нәрсәгә нерв бетерергә? Үлеп-бетеп гашыйк булганым юк әле. Бәлки, еллар барган саен, башны югалтып ярату авырдыр да. 18 яшьләрдә җайлырак. Хәзер хисләргә бик бирелеп тә ятмыйбыз.

– Яңгырлы, салкын көз кәефеңә тәэсир итәме? Кайсы ел фасылын аеруча яратасың?
– Җәй һәм җылылыкны үлеп яратам. Көз җитүгә башлана инде: йокым килә, юрган астыннан чыгасым килми… Көз һәм салкын кышны, бөтен көчемне җыеп, кәеф күтәрә, энергия бирә торган витаминнар белән үткәрәм. Гел позитив рухта булырга, яхшы уйлар гына уйларга тырышам. Соңгы елларда начар хәбәрләр укымый, яңалыклар тыңламый башладым. Чөнки бик якын кабул итәм. Бер борчылырга тотынсам, озакка китә, хәтта депрессиягә бирелүем бар. Бөтен кеше өчен кайгыра, гел шуның турында сөйләшә башлыйм. Хәзер, зәңгәр күк йөзенә карап, бар да яхшы булачак, дип якты уй-ниятләр белән яшим. Әти-әни, балалар, туганнарыбыз – һәркем сау-сәламәт булсын. Бөтен нәрсәбез бар. Әмма кешегә һаман нидер җитми. Булганына сөенеп яшәсәк иде. Төрле афәтләрдән Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын. Дөньялар тизрәк тынычлансын иде.

(Кыскартып алынды)

Лилия Йосыпова. «Ирек мәйданы»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев