Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Алия, син ризамы?» - «Алия Карачуринага «тәкъдим ясаганнар»:

Алия Карачурина социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңалыгы белән уртаклашкан.

Җырчыга бу көннәрдә «тәкъдим ясаганнар». Тик бу – барлык тамашачылары өзелеп көткән, гомерлек яр булырга ясалган тәкъдим түгел шул. Яшь җырчы Искәндәр Вәлиев Алия белән дуэт җырларга теләк белдергән.

«Кадерле дуслар, мин кичә сездән, «Янсаң янам» җырын кем белән дуэт итеп җырларга, дип киңәш сораган идем. Бер вариант миңа аеруча ошады. Алия Карачурина, син ризамы?»дип сораган ул аннан.

Алия исә «әйе» дип тә, «юк» дип тә җавап бирмәгән. «Миңа мондый тәкъдим ясаганнары юк иде әле», – дип кенә шаярткан ул. Шулай итеп, әлегә Алия татар эстрадасының кияүгә чыкмаган чибәр кызлары исемлегендә кала бирә.
 

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев