Альфред Якшимбетов: «Наилә булмаса, мондый үрләрне яулый алмас идем»
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, композитор Альфред Якшимбетов ихлас елмаю, моңлы җырлары, күңел түрләренә үтеп керердәй баян тавышлары белән истә кала.
– Альфред абый, әңгәмәбезне балачак хатирәләреннән башлыйсым килә. Сезнең балачак нинди иде?
– Безнең заман кешеләре барысы да хезмәт белән тәрбияләнгән инде. Мин генә эшләдем, дип аерып сөйләү дөрес түгелдер. Лаеклы ялга чыгар алдыннан барлык документларны барлый башлаган идем. Пенсия фондында эшләүче бер ханымга алып килеп тапшырдым, әле пенсия яшем тулмаган иде. Озак та үтмәде, пенсия фондыннан шалтыраталар: «Абый, сез бит 10 яшьтән эшли башлагансыз. Бүген үк пенсиягә чыга аласыз», – диләр. Безнең заман кешеләренең балачагы охшаш инде. Аерылып торган бер мизгеле – музыка мәктәбендә уку чорымдыр. Анда укый башлаганчы баянның нәрсә икәнен дә белми идем. Тормышымның иҗат белән бәйләнүе шул мәктәптән башланды.
– Туган якка еш кайтасызмы? Әниегез туган нигездә торамы?
– Әнигә, Аллаһ боерса, апрель аенда 87 яшь була. Вакыт тыгыз булса да, ай саен кайтырга тырышам. Җәйләрен әнкәй янына гаиләбез белән кайтып гөрләшәбез әле. Әти куллары белән ясалган урыннарны төзәтеп, туган нигезне карап торам, шөкер. Ике энем исән булганда, бик нык ярдәм итәләр иде. Хәзер инде туган нигезне чисталыкта тоту – минем өстә. Мөнәвәрә апам, сеңлем Альфира, энемнең кызы Алинәгә дә чиксез рәхмәтлемен, гел әни янәшәсендә, хәл-әхвәлен белеп, үзен карап, тәрбияләп торалар.
– Салават белән икегез дә бер көнне тугансыз икән. «Салаватны – Альфредсыз, Альфредны – Салаватсыз күз алдына китереп булмый», – диләр. Сүзгә килгән чакларыгыз буламы?
– Салават белән 43 ел бергә иҗат итәбез. Күпләр: «Ничек эшлисез? Бик усал ул», – диләр. Бергә иҗат иткәч, барыбер кешенең холкын да өйрәнәсең. Нәрсә әйтергә ярамавын да чамалый башлыйсың. Аның башын юк-бар сораулар белән катыручылар җитәрлек, шуңа кайвакыт: «Вакытым юк, Альфредка әйтә тор әле», – ди. Салаватка беркем дә «бу сиңа» дип килми бит. Күп очракта, киресенчә, «бир» диләр. Ул һәрвакыт көченнән килгән хәтле ятимнәргә, авыруларга ярдәм итәргә тырыша. Кайвакыт Салаватның түземлелегенә шаккатам. Без, гомумән, эш буенча гына бәхәсләшәбез. Без коллегалар гына түгел, якын дуслар да. Бер-беребезнең туенда шаһит булган кешеләр.
– «Баянчылар сәхнәдә уйнамый», – дип зарланалар. Бу дөресме?
– Хәзер алдан бөтен инструментларны яздырып кую мөмкинлеге бар. Тамашачыга сыйфатлы тамаша күрсәтү өчен, әлбәттә, бөтен артистлар да диярлек инструментларның тавышын алдан яздыра. Безнең концертларда да аерым җырларда андый алым кулланыла. Төркемебездә эшләүче егетләр – үз эшенең осталары. Баянчыларга килгәндә, бездә баянчылар барыбер уйный әле.
– Хәзер җырларның бәясе бик кыйммәт. Көйне генә дә 50-60 меңгә сатучы композиторлар бар. Сез нинди бәя куясыз?
– Иҗатның азрак финанс ягы да булырга тиеш, чөнки ул минем ипием. Җырның көен 10 меңнән арттырганым юк. Әлбәттә, кешенең хәленә кереп, азрак алган, йә бөтенләй акча алмаган чаклар да була. Әле дә хәтерлим, Хәмдүнә апага берничә җырымны бүләк иткән идем. Кунакка килеп, гаиләм белән танышкач: «Аларны кем ашата соң?» – дип сорап куйды. Мин ашатам дигәч, түләмичә җырларыңны алмыйм, дип каты әйтте. Кеше хезмәтен бәяли белүчеләр белән эшләү рәхәт.
– Тормыш иптәшегез, Наилә ханым турында да сүз кузгатасым килә. Ни өчен тормышыгызны нәкъ аның белән бәйләргә булдыгыз?
– Наилә булмаса, мондый үрләрне яулый алмас идем. Мин бик кызу кеше. Бергә яши-яши сабыррак, тынычрак булырга өйрәндем. Әлбәттә, бу үзгәрешләргә Наилә этәрде. Яшь чакта гаделсезлек күрсәм, тиз кызып китә идем. Ә Наилә һәрвакыт сүзен үлчәп, уйлап әйтте. Юк-бар мәсьәләләргә беркайчан игътибар итмәде, гайбәт яратмый ул. Өебездән кунаклар өзелми. Һәрберсен якты йөз, сөйкемле елмаюы белән каршы ала. Табыныбыз һәрчак мул. Тормыш юлымда Наилә очравына бик рәхмәтлемен.
– Идеаль хатын-кыз сыйфатлары бит бу. Ничек очраштыгыз соң?
– Салават, Җәвит, Хәния, мин бер зур авыл клубында эшләдек. 15 көн эшлим, 15 көн ял итәм. Шулай ял итәргә дип туган авылга кайткан идем. Район мәдәният йортында концерт куярга кирәк, баянчылары юк икән, ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мәдәният йортына килдем. «Яшь биюче кыз кайтты», – диләр. Бер күрүдән гашыйк булдым, шул көнне аралашып киттек. Икенче көнне концерттан соң өенә кадәр озаттым. Күңелдә «бу минеке» дигән хис туды. Ике-өч көннән тәкъдим ясадым, аннан никах укыттык.
– Наилә ханым, балалар тәрбияләр өчен эштән дә киткән бугай. Балалар үскәнен күрә алмадым дип үкенмисезме?
– Андый үкенечем калмады. Барыбер гаиләдә кемгә булса да эшләргә кирәк бит. Наиләм һәрвакыт балалар янәшәсендә иде, шуңа күңелем тыныч булды. Сәхнәдә күңел биреп эшләр өчен өйдә тәртип булырга тиеш. Бу яктан да Наилә таянычым булды.
– Гаилә бәхетегезнең серен ачыгыз әле.
– Иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү. Наилә дә, мин дә кайда баруыбыз, нәрсә эшләвебез турында кисәтеп куябыз. Гәрчә, тиеш булмасак та. «Минем өчен борчылмасын әле», – дип уйлыйсың да, алдан әйтеп куясың. Авыр түгел бит. Яраткач, башка кеше өчен борчылганыңны сизми дә каласың. Чын ярату бер-береңә ышанудыр.
(Кыскартып алынды)
Илгизә Галиуллина.
«Шәһри Казан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев