Әлфинур Хисами: «Зәйтүнгә кияүгә чыгып, аны бәхетсез итәрмен дип курыктым»
Әлфинур Хисами белән сәгатьләр буе сөйләшсәң дә, сүз бетмәс кебек. Әмма вакыты тиз үтә бит. Дәү әни «Интертат»ка хатирәләре, шулай ук таныш-белешләрнең гыйбрәтле язмышлары турында сөйләде. Кеше язмышы төрле дә соң...
- Сез ничек уйлыйсыз: яратмагач, аерылышу дөресме яисә түзеп торырга кирәкме?
- Яратмыйча тору — дөрес хәл түгел. Ул ханымнарның башка чаралары булмаган. Ә хәзер бит ир-атның да, хатын-кызның да хокуклары тигез. Әллә нинди тормышлар бар. Гомер буе кыйналып яшәүчеләрне генә алыйк. «Балам ятим үсмәсен», — дип яшиләр микән алар?!.. Аннан соң әдәп дигәне бар иде бит.
- Шулай да һәр дәвернең була үзенә күрә «сволочы»… Әдәпсезләр дә булгандыр.
- Дәү әни еш кына: «Егетләргә ышанмагыз, харап итеп ташларлар», — дия иде. Без үскәндә күршедә генә бер матур гаилә яши иде. Фермада эшләүче бер туташ бар иде бу гаиләдә. Эшчән, чәчләре озын иде… Әтисе балта остасы иде. Күрше авыл егете шуның әтисенә булышып, балта остасы эшенә өйрәнеп йөрде. Фермада дежур тору бар иде. Күрәсең, шушы озын чәчле матур кыз бу төнне дежур торгандыр… Ул егеттән балага узды. Ышанган инде, бәгърем. Бала тугач, алар гаиләсе белән авылны ташлап китте…"Кызың уйнаштан балага узган», — дигән сүзләрдән уңайсызланганнардыр.
Бу егет исә өйләнә, әмма бераз яшәгәч, хатыны, балаларын алып, башкалага китә. Аннан соң шушы егетнең өенә ут төртәләр. Үзе рәнҗеткән гаиләнең күз яше төшкәндер, күрәсең. Кыз баланы рәнҗетү бик куркыныч әйбер. Ә теге кыз кияүгә чыккан, гаилә корган дип ишетеп беләм.
- Сезгә гашыйк булучылар булгандыр?
- Егетләр бар иде, әмма кояш чыгуга битемә сипкелләр чәчрәп чыга иде. Битен юмаган кеше кебек йөрүемнән уңайсызлана идем. Бүгенге сүз белән әйтсәк, «комплексовала». Ак крем белән йодны болгатып, битеңә сөртсәң, бетә, диделәр. Мин шулай ясадым да, ә-әй, битем янды, су белән юып бетереп тә булмады. Битем пеште, башта беткән кебек булды, әмма соңыннан барыбер сипкелләр килеп чыкты.
Ә егетләрем байтак булды, йөрдек, йөрмәгән кая…
- Ничек артист булырга уйладыгыз?
— Клубта, мәктәптә узган чараларда һәрвакыт актив идем. Авылга килгән артистларга кызыктым. Артистлар килгәндә өйне җыештыра, самавырлар кайната идек. Безгә кунакка Сара Садыйкованың да килгәне булды хәтта. Хәтерлим: колготкиен идән уртасына утырып кигән иде. Кызык кеше иде ул.
Ярый әле шушы юлны сайлаганмын. Эшкә килү минем өчен бәхет. Әллә гомерем бетә, эшләп калыйм диюемме соң бу?!.. Үзем дә аңлап бетерә алмыйм. Өйдән чыккач, Аллаһка шөкер. Әнием дә шулай гомер буе эш дип яшәде. Аның тыныч кына ятып йоклаганын хәтерләмим. Таң ату белән торып, малларны карый иде. Дәү әнине дә хөрмәт итте, әтиебезнең дә хакын белде. Әгәр дә ап-ак җәймәне әти кара дип белсә, әни аның белән ризалашыр иде, чөнки аңа каршы әйтү юк. Безне дә шулай үстерделәр.
Әнкәй күргәннәр… Ачлыгы, ягарга да булмаган, малларны ашатырга юк. 11-12 яшендә әни инде сарык фермасында эшләгән. Әни 80 яшендә йөрәк белән китеп барды. Әти әнидән соң алты ел яшәде.
- Сез үзегез ничә яшьтә кияүгә чыктыгыз?
- Без Зәйтүн белән театр көллиятен тәмамлагач өйләнештек. Үзем турында кияүгә чыгармын дип уйлмый идем дә. Театрда эшләргә, эш дип яшәргә тиеш идем кебек.
- Ник алай дисез?
- Сәламәтлегем какшый иде. Башта әйбәт идем: суын да ташыдым, малларны да ашаттым, кулымнан бар эш тә килә иде. Хатын-кыз буларак сәламәтлегем аксады шул. Ә бала таба алмаган хатын-кыз — корыган агач… Сап-сары булган идем, каным «гөжләп» ага иде. Табибка баргач, укол ясадылар. Аңымны югалттым. Аннан соң мине айныттылар. Эчемнең авыртуы бала тапкандагы кебек иде… Ул уколны кан тамырына ясарга ярамаган икән. Бик тилмердем, сеңлем. Хәтта авылга ике тапкыр самолет та килгән иде — каным ага да ага бит. Әле авыл җирендә кеше ни генә уйламас. Зәйтүннән дә авырганымны яшермәдем. Ул: «Миннән качар өчен генә шулай юри әйтәсең», — дия иде. Кияүгә чыгам, әмма балабыз булмаса, бер-ике елдан синнән китәрмен, дидем. Аны бәхетсез итәсем килми иде.
- Игезәкләр алып кайттыгыз, ә!
- Өйләнешкәч, Минзәләгә киттек. Биредә без театрда эшләдек. Бер ел үтте, ике ел — бала юк. Миңа «бесплодие», анемия диагнозлары куйганнар иде. Хастаханәләрдә дә яттым, дәвалангач, хәлем дә яхшырган кебек булды. Уфага гастрольләргә җыендык бер мәлне. 40 көн йөрдек. Әле ул әйбернең булмаган чагы. Таныш-белешләр: «Уфада шулар-шулар бардыр», — дип, заказлар да биргәннәр иде. Кәефем яхшырды, сәламәт кеше кебек ашыйм, эчәм, Аллаһка шөкер. Әмма шушы гастрольләр тәмамлангач, яңа сезонга калмаска һәм Зәйтүннән дә китәргә дип карар кылган идем. «Бала юк, кемгә телисең, шуңа өйләнерсең», — дидем Зәйтүнгә.
- Зәйтүн абый ни дигән иде соң?
- «Кеше бала өчен генә яши әллә?!» — дия иде. Булса булыр, булмаса булмас, имеш… Хәзер Уфадан кайттык. Бераз тазарган идем дә. Кабат гинекологка бардым. Табиб карады, әмма берни дәшмәде… Берничә кеше керде дә бергәләп карадылар. Өч айлык авырым бар икән инде! Ә миндә «бесплодие»…Әле игезәкләр икәне билгеле түгел иде. Соңыннан гына беленде ул. Зәйтүн абыеңның никадәр шатланганын белсәң! Балалар тугач, гомумән, очып йөргән иде.
- Бүтән балалар булмадымы?
Аннары тагын балага уздым, әмма игезәкләре кечкенә иде. Менә адәм баласы: башта юк дип өзгәләнә, аннан соң… Хәзер менә биш оныгыбыз бар, Аллага шөкер. Балалар тигезлектә генә үссеннәр берүк. Гомерләребез үтеп тә барадыр инде. Зәйтүн белән үткән мизгелләр — язмышымдагы иң бәхетле мизгелләр. Хәзер менә, исемә төшкән саен, Аллаһтан тигезлек сорыйм.
(Кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев