Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Александр Тыгин: «2018 елда авыл халкының активлыгы шатландырды»

Балалар тренеры булырга хыялланган район башлыгы белән әңгәмә.

Яңа елга керергә санаулы көннәр генә калып барганда Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин матбугат конференциясендә журналистларның сорауларына җавап бирде. Аларның кайберләрен газета укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

– 2018 елда сезне аеруча нәрсә шатландырды?
– Мин иң яхшы уңышым дип халыкның нәрсәгә дә булса мөнәсәбәтенең үзгәрүен саныйм. «Минем өчен нәрсәнедер кемдер килеп эшләргә тиеш», дигән фикердән читләшә башладылар. «Яшел Үзән» газетасы белән берлектә уздырылган бәйгеләрне генә алыйк. Дүрт ел эчендә ул күпме халыкны уңай якка үзгәртте. Минеке күршенекеннән начаррак булырга тиеш түгел дип фикер йөртү башланды. Шуңа да авыл халкының активлыгын аерым билгеләп үтәсем килә. Хәтта Васильево бистәсендә дә халык урамнарга чәчәкләр утырта башлады. Бу минем өчен бик күңелле күренеш.
– Авылда туып-үскән һәркем аның төзек булуын һәм алга таба чәчәк атуын тели. Ә сез авылның киләчәге бар дип уйлыйсызмы?
– Бу бик киң колачлы сорау. Моңа зур итеп җавап бирергә мөмкин булыр иде, әмма кыскача гына әйтсәк, түбәндәгечә. Әле күптән түгел генә соңгы 15 елгы  статистикага күз салган идем, без бүген элеккегә караганда авыл-хуҗалыгы продукциясен күбрәк җитештерәбез. Ә эшчеләр саны 10 тапкырга кими. Димәк, без азрак көч түгеп, күбрәк җитештерә алабыз дигән сүз. 10 елдан соң кырларда пилотсыз комплекслар барлыкка килергә мөмкин. Бүген КамАз пилотсыз автомобильләргә тест ясый. Ә кырда моны шәһәр урамнарына караганда куллану уңайлырак.
Икътисади законнар җәмгыятьнең үсешен билгели, димәк, бу тенденция сакланачак. Яшьләр авылдан китә икән, бәлки безгә беренче чиратта яхшы юллар челтәре кирәктер? Һәм иң беренче булып транспорт үсеше. Чөнки транспорт мәсьәләсен хәл итсәк, 80 чакрым ераклыкта яшәп тә, Казанның уңай яклары белән файдаланырга мөмкин булачак. 
Ни өчен соң күп әти-әни баласының шәһәргә китүен тели? Анда яхшырак икән, ник әле шәһәр белән бергә авылның экологиясен һәм яшәү өчен уңайлы мохитне янәшә куймаска?

Тулы материал газетаның чәршәмбе санында (№2).

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев