Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әле 15 минут элек кенә алар исән иде»: Казанга дип юлга чыккан гаиләнең фаҗигале язмышы

Моннан берничә көн элек М-7 «Волга» автоюлының 1139нчы чакрымында коточкыч фаҗига була – тулы бер гаилә авариягә юлыга.

Башкорстанда яшәүче Исмәгыйлевлар гаиләсе утырган «Kia Rio» җиңел автомобиле каршы як полосага чыга һәм «Man» йөк машинасы белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинаның 36 яшьлек йөртүчесе һәм аның 8 яшьлек кызы һәлак булган. Седанның калган пассажирлары – һәлак булучының 42 яшьлек хатыны, 2 һәм 12 яшьлек ике баласы авыр хәлдә хастаханәгә китерелә. ЮХИДИ авариядә машина хуҗасын гаепли, ә аның туганнары катгый рәвештә моның белән килешми.

Флорит Исмәгыйлевның Уфада яшәүче апасының ире Ринат Хисамов сөйләгәнчә, фаҗига булган көнне алар туганнары белән бергә Казанга киткәннәр. Планда аквапарк, мәчетләр һәм башкаланың башка истәлекле урыннарына бару була.

Исмәгыйлевлар һәм Хисамовлар, машиналарга утырып, юлга кузгалалар. Уфадан юл Татарстанның Актаныш районындагы «Волга» М-7 трассасы аша уза. Билгеле бер мизгелгә кадәр туганнар элемтәдә була һәм, үлем аерганчы, алар вакыт-вакыт язышып баралар.

Без ике машинада бардык. Флорид хатыны һәм балалары белән – арттан, ә без алдан бара идек. Юл буе телефонда язышып бардык, бер мизгелдә Исмәгыйлевлар хәбәрләргә җавап бирүдән һәм телефоннарын алудан туктадылар. Мин нәрсәдер булган дип шикләндем. Һәм шунда Флорид телефоныннан миңа билгесез ир-ат шалтыратты һәм фаҗига турында хәбәр итте, – ди Ринат.

Туганы сүзләренчә, аның машинасы ул вакытта Исмәгыйлевләр автомобиленнән якынча 10 км ераклыкта булган. Шалтыратудан соң ук Ренат авария урынына чаба. Анда килеп җиткәч, ул телсез кала.

Мин үз күзләремә ышана алмадым. Әле 15 минут элек кенә алар исән-сау иде. Ә хәзер автомобильдән аларның гәүдәләрен чыгаралар, – дип искә ала ир-ат.

Караңгыда машина юлны югалткан

ЮХИДИ хезмәткәрләре версиясе буенча, ул төнне «Kia» йөртүчесе борылышта тизлекне арттырган, бу – киртәгә бәрелүгә китергән һәм аның автомобилен каршы як полосага алып аткан. Бу вакытта анда «Man» йөк машинасы бара торган булган.

9 июльдә 00:39 сәгатьтә М-7 «Волга» автоюлының 1139нчы чакрымында юл эшләре бара торган урында 36 яшьлек «Kia» автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган, юл киртәсенә бәрелгән, каршы як полосага очып чыккан һәм «Man» йөк автомобиле белән бәрелешкән, – дип чыгыш ясады рәсми мөрәҗәгатьтә бүлек башлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлеге Ренат Шәмсиев.

Әмма Ринат Хисамов бу версияне кире кага. Ул вакыйга булган урында була һәм үз фикерләрен әйтә.

Интернетта «Флорид руль артында йоклап киткән» дип язалар. Бу – ялган! Ул – 18 ел машина йөртү стажы булган, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге хезмәткәре. Өстәвенә, дин тотучы мөселман иде, ул беркайчан да үзенә мондый ваемсызлыкны рөхсәт итмәс иде. Хатыны Эльвира аңына килү белән, караңгылык аркасында иренең юлны югалтуын хәбәр итте. Борылышта ут кайтаргычлар юк иде, һәм ул туп-туры барам дип уйлаган. Нәтиҗәдә бордюрга бәрелгән, һәм машина каршы якка очып чыккан. Юл-транспорт һәлакәте урынында минем бу хакта полицейскийларга шундук хәбәр итәргә башым җитмәде, чөнки шок хәлендә идем, һәм ул мизгелдә хәлне ачыклау кайгысы юк иде. ЮХИДИ хезмәткәрләре миңа ниндидер беркетмәләр бирде, мин аларга кул куйдым, – дип аңлата һәлак булучының туганы.

Соңрак Хисамов тикшерүчегә борылышта төнге күрсәткечләр булмавы турында әйтә. Әмма ир-ат күрсәтмәләргә аның бу өстәмәләрен теркәгәннәренә ышанмый.

Хәзер эшне Тикшерү комитеты тикшерә. Мин тикшерүчедән минем күрсәтмәләрне теркәвен сорадым. Монда тагын шундый хәл: авариядән соң озак та үтми, шул ук борылышта ут кайтаргычлар урнаштырдылар. Фаҗиганең сәбәбе нәрсә икәнен аңлаганнармы? – дип уйлана Ринат.

Кызганыч, ЮХИДИ вәкилләреннән тагын да күбрәк мәгълүмат алып булмады. Район бүлеге җитәкчесе һәм ул төнне һәлакәт урынында булган юл-патруль хезмәте инспекторы, интернет челтәрендә бастырылган рәсми версиягә сылтама ясап, комментарий бирүдән баш тартты. Сүз уңаеннан, юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән.

Авариядә исән калган Эльвира һәм ике балигъ булмаган бала җитди зыян күргән. Эльвираның эчке органнары кысылган. 12 яшьлек кызының казналыгы, күз янындагы сөякләре һәм бот сөяге сынган. 2 яшьлек малайның җәрәхәтләре турында төгәл мәгълүмат юк.

Алар барысы да җитди җәрәхәтләр алган. Озак һәм кыйммәтле дәвалану кирәк булачак. Ә аннан соң тернәкләнүгә озак вакыт китәчәк, – ди Исмәгыйлевларның туганы Ринат.

 

Фото: Эльвира Исмәгыйлева аккаунтыннан

Чыганак: ИНТЕРТАТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев