Алдан пенсиягә чыгу гадиләштерелде
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан һөнәрләре даими рәвештә квалификация күтәрүне таләп иткән гражданнар категорияләре өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу тәртибенә үзгәрешләр расланган.
Беренче чиратта, алар – мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәт кәрләре. Элек аларның стажына эштә булу вакыты, вакытлыча эшкә яраксызлык чоры, ел саен һәм өстәмә түләүле отпуск, йөкле хатын-кызны зарарлы факторлар йогынтысы тудырмый торган эшкә күчерү чоры гына исәпләнгән булган.
«Табиблар һәм укытучылар даими рәвештә квалификация күтәрү курслары узарга тиеш, моннан башка алар үсеп килүче стандартлар буенча хезмәт күрсәтә алмый, ә бу стаж атналары һәм айлары. Шуңа бәйле рәвештә, андый вакыт карарда язылмаган булгач, аны стажга суд карары буенча гына исәпкә алалар иде. Хәзер, законнардагы үзгәрешләр нигезендә, 2021 елның 18 мартыннан аларның хезмәт стажына квалификация күтәрү курсларында белем алган вакыт та кертеләчәк. Иң мөһиме – бу вакытта хезмәткәрләрнең эш урыннары һәм хезмәт хакы сак ланган, ә эш бирүчеләр мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар күчер гән булуы ки рәк», – дип аң лата ТР буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.
Үзгәрешләр ка гыл ган затларның тулы исемлеге «Иминият пенсияләре турында» 2013 елның 28 декабрендәге 400нче федераль законның 30нчы һәм 31нче маддәләрендә искә алынган. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу срогы берьюлы биш елга түгел, ә күчеш чорын исәпкә алып арта. 2019 елда – ярты елдан соң, 2020 елда – ел ярымга, 2021 елда – өч, 2022 елда дүрт елга арта. 2023 елдан һәм алга таба да махсус стаж тулганнан соң кичектерү вакыты биш ел тәшкил итәчәк.
Шулай ук әлеге хезмәткәрләр махсус стаж эшләп, вакытыннан алда пенсиягә хокук алган яшь теркәлә, ә аны («вакытыннан алда» пенсияне билгеләү) 2019 елдан алып 2034 елга кадәр һәм алга таба, эшкә яраклы яшь һәм күчеш нигезләмәләрен исәпкә алып, гамәлгә ашырырга мөмкин булачак.
Кирәкле махсус стаж эшләп, укытучылар, медиклар һәм иҗади хезмәт кәрләр пенсия алды статусын, ә аның белән бергә тиешле ташламаларга хокук алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев