Алдагы көндә һава торышы ничек булыр, синоптиклар фаразына күз салыйк
Бу көннәрдә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә тирә мохитне өйрәнү идарәсеннән аномаль салкын һава торышы саклану турында давыллы кисәтү еш килә
10-15 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы -18, -24 булган аномаль-салкын һава торышы сакланачак, бу нормадан 9-15°ка түбәнрәк. Бу чорда һаваның минималь температурасы нигездә -23, -28 тәшкил итә.
11 гыйнварда урыны белән -33° кадәр, көндез максималь температура -16, -21 көтелә.
Исегезгә төшерәбез:
- Урамга чыкканда җылы киенегез. Кием җиңел, тыгыз, табигый тукымадан һәм йоннан булырга тиеш, ә иң яхшысы - махсус термо кием сатып алу. Йон оекбаш кисәгез, тагын да әйбәт.
- Салкыннарда басып тормаска тырышыгыз, ә даими рәвештә әкрен генә хәрәкәт итегез, бигрәк тә тукталышта җәмәгать транспортын көткәндә. Әгәр дә сез салкынга түзә алмыйсыз һәм каядыр барырга кирәк икән, кафе, кибет, подъездларга кереп җылыныгыз.
- Суыкларда акрын гына борын белән сулыш алырга кирәк. Борын куышлыгы шундый итеп төзелгән ки, һава бронхларга һәм үпкәләргә җиткәч, ул, кагыйдә буларак, җылынырга өлгерә.
- Өйгә салкыннан кайткач, шунда ук кайнар чәй эчмәгез һәм кайнар душ яки мунча кермәгез. Температура кискен үзгәргәндә (-20дән +20гә кадәр) йөрәк-кан тамырлары системасына зур йөкләнеш барлыкка килергә мөмкин. Организм 20-30 минут эчендә бүлмә температурасына җайлашырга тиеш.
- ️Мичкә якканда һәм электр җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев