АЛАР БЕЗНЕКЕЛӘР – БАКЫРЧЫЛАР!
Һәр авылның уңган-булганнары, хезмәт алдынгылары, осталары бар. Авылдашларым арасында андыйларны санап бетерерлек түгел. күп, бик күп алар.
Гади сала кешесе өчен сирәгрәк очрый торган, тормыш юлын үзгәрәк юлдан алып китүчеләребез – горурланырлык шәхесләребез бар. Шуларның берсе – Юныс Сафиуллин.
Гап-гади авыл малае иде Юнысыбыз. Акъегет мәктәбеннән соң, Казанның театр училищесын тәмамлады. Аңа кадәр тормышын «театр дөньясына» багышлаучы юк иде әле Бакырчыда. Артист булды. Укуын дәвам итеп, Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты (ГИТИС) каршындагы Югары режиссерлар курсын тәмамлады. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер, соңрак әдәби бүлек мөдире булып эшләде. Үзе дә сәхнә әсәрләре язды.
Драматург Юныс Сафиуллинның «Алмаз булат», «Пар канат», «Йөзек һәм хәнҗәр», «Ләйсән ире Хәсән» һ.б. пьесалары театр сәхнәләрендә дөнья күрде. 1994 елда «Идегәй» дастанына һәм тарихи чыганакларга нигезләнеп язылган «Идегәй» трагедиясе авылдашымны күренекле драматург, бик күпләргә билгеле шәхес итте. Ул – трагедия жанрында дөнья драматургиясе ирешкән югарылыкта язылган әсәр дип бәяләнә. Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» фаҗигасенә таянып язган сценариесе буенча 2004 елда кинофильм да төшерелде.
телевидение һәм радиода күп кенә тапшырулар аша да еш ишетәбез, күрәбез Юнысны. Аның талантлы режиссерлар Дамир Сираҗиевка, Рәфкать Бикчәнтәевкә, күренекле якташыбыз Газиз Айдарскийга багышланган китап лары дөнья күрде. Хезмәтләре күп. «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеменә лаек булган авылдашыбыз Юныс Сафиуллинның пьесаларында Бакырчы, анда яшәүчеләрнең тормыш чагылышлары күрсәтелүе, авылдашларның исемнәрен китапка кертүе генә дә аның туган җирдән аерылмыйча, сагынып яшәвен күрсәтә. Мөмкинчелеге булганда бәйрәм – очрашуларга кайта алуына рәхмәтле авыл халкы. Үзебезнең «бакырчыларча» сөйләве, әти-әнисе сүзен олылап яшәве «Әнкәй нәрсә дияр?» шигырендә ачык чагыла. Туган телебезгә, аның саклануына, балаларга саф татар исемнәрен бирү кирәклеген әйтә.
...Заманнарның канлы ташларында,
Күп кайналган безнең исемнәр.
Калсын, калсын! Килер буыннар да,
Шул пакъ исемнәрне йөртсеннәр! – ди ул, исемең алыштыр диючеләргә.
Халкыбызның үткәнен, тарихи вакыйгаларны өйрәтүче, татар халкының язмышына битараф булмаган тагын бер авылдашыбыз – журналист, сонетлар язучы, тарихчы, эзләнүче – Рафаэль Әхтәмов. Яшь чагымда әтисе Ибраһим абыйның шигырьләр язганын аның кызы, классташым Наҗиядән ишетеп белә идем. тик китап итеп басылганы, җыентыгы булмады. Ибраһим абый да күп укучы, күп белүче, сәясәтне аңлаучы, иҗатка якын, авылыбызның хөрмәтле һәм мөхтәрәм кешесе – гаилә башлыгы иде. әниләре Зәкия апа гомерен Бакыр чы халкы сәламәтлеге сагына багышлады. Тәрбияле, тырыш, кешелекле, бик күпләребезнең «кендек әбие» булды.
Кулыма Рафаэльның китапларын алам. Алар рус һәм татар телләрендә. Ул татар халкы тарихында эзләнә. «Ерак еллардан соң Бакырчы авылы тарихына ишек ачып куйган Рәйханә Рәхимулла кызына рәхмәт белдереп, зур ихтирам белән Р.И. улы 28.07.2018 ел» дип имзалаган китабы. «Бик кыска хикәяләр», «Сонетлар». Рафаэль, дим. Яратып, үз итеп әйтәм, чөнки ул энем белән бер класста укып белем алды.
Рафаэль милләтебезнең фаҗигале дәверләрен, тарихын да, бәхетле мизгелләрен дә ихлас рәвештә күңел түреннән үткәрә торган ата-баба тамырын өзмәгән зат. Ул «Сабыйларга» дигән шигырендә:
Сезнең килү терәк булсын туган җирдә,
Яратыгыз сөйләшергә туган телдә!
Саклагыз сез түкми-чәчми тарихыбызны,
Ерак буын бабайлардан калган илдә!
Шәрәф Мөдәррис, Мәхмүт Хөсәен, Ркаил Зәйдулла сонетларыннан соң, Рафаэль сонетлары...
Туган тел, аның язмышы турында тарихи көннәр аша уйлана, борчыла ул. «Канлы октябрь, 1552»сен:
...Бит бүген дә туган телебез таптала,
замандашлар!
Күпме тырыштылар юк итәргә җанны,
рухны, телне –
Без барабыз әле төзеп һаман яңа күперләрне, – дип яза.
«Ике нокта»сында:
...Безнең җанны кемнәр генә кысмаган, –
Яшибез лә табынып гел бушлыкка,
Таяныр җир булмаганда тормышта.
Туган авылны, туган җирне сагынуы. «Бакырчыда – туган авыл тугаенда» шигырендә:
...Барысын да ятам тыңлап, хәйран калып,
Язмыш сездән аермасын һич,
дигәндәй,
Аллаһ әкбәр... дип кабатлыйм, дисбе тартып.
Берсендә ул: «Язлар, моңнар, көзләр – барысы да, еллар куенында калалар», – ди. Укыган саен яңалык, яңа каләм эзе кая илтер, дисең.
«Прощание с эпохой» китабын актарам. 20нче гасыр вакыйгалары, кешелекнең ачы язмышы, туганнары, әти-әнисенә багышланган язмалары урын алган. Соңгы битләрен «Дөнья» дип исемләнгән «Тормыш» дип башланган дүрт юллыклар белән төгәлли. 21 дүрт юллык. Берсендә:
Тормыш – бакча, ни генә юк
Аның түтәлләрендә.
Гаҗәп галәм, ай-йолдызлар
Җир йөзен күзләгәндә, – ди.
«Россия и колокол» китабында тарихи эзләнүләре ачык чагыла. Россиядәге чиркәү кыңгыраулары, аның яңгыравы, аларны яңгыратучылар турындагы материаллар, тарихи документлар. «Прощание с эпохой»ны татарча шигъри юллар белән тәмамлый ул:
Яшәдем мин зур шигъри хисләрдә,
Чынбарлыкны үземчә аңлап.
Җәмгыятьнең кырыс хәрәкәтен,
Сөю, хисләр, хак-хасны тасфирлап,
Каршылыклы дөньяны барлап.
«Яшәдем», – димә, яшә әле, Рафаэль! Авылдашлар һәм якташлар язганнарыңны укып рухлансын, соклансын һәм уйлансыннар.
Рәйханә Зәйнуллина. Бакырчы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев