Алар безнең өчен аяусыз көрәштә
21 июнь медицина хезмәткәрләре көне, шул уңайдан үз фикерләремне газета аша җиткерәсем килә.
Үз гомерендә бер тапкыр булса да, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итмәгән кеше бармы икән? Ни генә булса да, без поликлиникага йөгерәбез.
Ә үзләре ничек яши икән соң? Алар үз тормышыннан канәгатьме? Дөресен генә әйткәндә, бу хакта уйлап та карамыйбыз. «Укыгансың икән, эшлә, хезмәт хакын аласың, юкка акча бирмиләр», – дип фикер йөртә күбесе. Ә уйларлык нәрсәләр шактый. Беренчедән, дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан медицина хезмәт кәрләренә, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә түбәнсетеп карау. Дистәләгән еллар торак алу өчен чират тору, хезмәт хаклары да ташка үлчим... Ә ни өчен заводта, төзелеш өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы да күбрәк, торак алуы да җиңелрәк. Шул да булдымы дөреслек?
Икенчедән, бу һөнәр ия ләренә соңгы 10-15 елда оптимизация сәясәте үткәрелде. Нәтиҗәсе күзгә күренеп тора. Яшел Үзән шәһәрендә генә дә 30-32 процент медицина белгечләре җитми. Табиблар җитмәүнең төп сәбәбе – торак мәсьәләсе. 5-6 ел медицина институтында белем алып чыккан табиб шәһәр урамы буйлап тору урыны эзләсен инде, әле гаиләсе дә булса?!
Ничә йөзләгән профессия арасында медицина, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, җәм гыятьтә тоткан урыны ягыннан, беренчелекне алып тора дисәм, ялгышмам. Һәркемгә үз хезмәтендә нәтиҗәле эшләү өчен (агрономмы ул, завод директорымы) сәламәтлек кирәк. Шул ук вакытта, үз һөнәренең остасы булу өчен һәркемне кайчандыр тирән белемле укытучылар укыткан. Бу ике профессияне бер-берсеннән аерып та булмый. Алар ике канатлы кош шикелле, аерым гына «оча» алмый. Мисал өчен, авылларның киләчәген күз алдына китерү урынлы булыр. Авылда медпункт белән мәктәп булмаса – авыл юк дигән сүз. Санаулы елларда салаларыбызда өлкән яшьтәгеләр генә калачак, дигән сүз.
Рус халкында бик яхшы әйтем бар: «Русский мужик не перекрестится, пока гром не грянет». Бөтендөнья күләмендә коронавирус афәте килеп чыгуы илне идарә итүдә иң җаваплы урыннарда утыручыларны айнытып җибәрде. Аны юкка гына бөтендөнья сугышы белән чагыштырмыйлар. Мобилизация өчен еллап, айлап түгел, хәтта тәүлек саны белән билгеләнә.
Коронавирус белән көрәштә аң алдынгы сафта – табиб лар һәм башка медицина хезмәткәрләре. Бу көрәштә алар үз тормышын куркыныч астына куеп, безнең өчен – халык өчен тырыша. Авыр хезмәтләрендә җиңеллек һәм үзләренә дә сәламәтлек теләп каласы килә.
Габбаз Зиннәтуллин. Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев