Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Акылга утырмаган

Юллар һәм автомобильләр эчкечеләрне яратмый.

«Яратмый» дип әйтү дә монда әле бик урынлы түгел. Кызганмый дип әйтү дөресрәк булыр. Кызганычка, юлларда әледән-әле рульгә исерек килеш утыручылар һәрдаим очрап тора. Аларны хәтта катгыйланган җәза да куркытмый.
Менә шулай күптән түгел  Яшел Үзән прокуратурасы 51 яшьлек хатын-кызга  гаепләү чыгарып, аны судка җибәргән. Шуны әйтергә кирәк, бу хатын-кыз исерек килеш бер тапкыр тотылган булган инде. Акылга утырмаса да утырмый икән бу кеше.
– Гаепләнүче аннан алда да  автомашина белән исерек килеш идарә иткән өчен административ җавап­лылыкка тартылган булган. Бу юлы ул спиртлы эчемлекне кичтән эчкән. Икенче көнне иртән үк аны юлда ДПС хезмәткәрләре туктаткан, – дип сөйли прокурорның өлкән ярдәмчесе Артур Салихов. – Тикшерүдән баш тартуы сәбәпле аңа карата административ эш кузгатылган.
Судта  гаепләнүче үз гаебен таныган һәм яңадан юлга болай эчеп чыкмая­чагын да ышандыр­ган. Суд карары буенча хәзер ул мәҗбүри эштә 160 сәгать эшләргә тиеш. Өстәвенә, машина йөртү таныклыгыннан 2 елга мәхрүм ителгән.  Бу ханымның хәзер үзенә-үзе нәтиҗә ясарга вакыты җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев