Акъегет авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләде
Ну бәйрәм итеп тә карады бу ял көннәрендә якташларбыз. Һәр авылда диярлек иң күркәм бәйрәмнәребезнең берсе - Нәүрүз гөрләде.
Бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре, йолалары буыннан-буынга күчеп, безнең заманнарга хәтле килеп җиткән. Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау -төп кагыйдәләрнең берсе булган. Бу тормыш гел шулай баллы булсын, дигәнне аңлаткан.
-Акъегет авылында оештырылган бәйрәмдә коймак та пеште, самовар да кайнады. Бала-чага рәхәтләнеп бизәлгән атларга утырып, урам әйләнде. Җыр-бию, төрле уеннар белән үрелеп барган Нәүрүз һәркемнең күңеленә хуш килде, - дип сөйли Акъегет авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина.
Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, күңелләребез көр булсын. Исәнлектә киләсе бәйрәмнәрне шулай бергә каршы алырга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев