Акчаны читкә җибәрү дөрес түгел
Акъегет җирлеге халык җыены быел Бакырчыда узды. Моңа алар аеруча шат иде. Чөнки мондый очрашуның биредә бик күптән оештырылганы булмаган икән.
Район башлыгы Михаил Афанасьев эшлекле визитын Юынчы авылы белән танышудан башлады. Аннан Акъегет мәктәбендә булды. Бакырчыда исә мәчет, мәктәп һәм балалар бакчасын карады. Соңыннан, җыен узасы клубка килде.
Алия Гаязова
Әлбәттә, 50 кешелек Бакырчы клубы шыгрым тулы иде. Җыен башланганчы килгән кунаклар үзмәшгульләр күргәзмәсе белән танышты. Аннан сүзне авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина алды. Доклады тулы һәм барлык өлкәләрне дә үз эченә алган иде.
– Акъегет авыл җирлеге территориясендә 3 зират бар. Тирә-юне зарланырлык түгел. Мәчет картлары зиратларны чистарту өмәләре оештыра. Ләкин безнең Акъегет зиратын тәртипкә китерү буенча проблемалар бар. Никтер бу авылда өмә оештыру бик кыен. Шушы мәсьәләне чишәсе иде, – дип фикерен җиткерде авыл җирлеге башлыгы.
Бу җирлектә өмәләр проблемасы ел да күтәрелә. Узган ел да нәкъ менә акъегетлеләрнең чистарту өмәләрен өнәп бетермәүләре турында язып чыккан идек. Бу күренешне ялкаулык дип әйтергә тел әйләнми, әмма оешып җитмәү аяк чала, күрәсең.
Чыгышларны тыңлаганнан соң, район җитәкчесе Михаил
Афанасьев фикерен җиткерде.
– Шушы җирлектә мин әле беренче тапкыр булдым. Авылыгыз бик ошады. Мәчетегез аеруча матур. Бәхтия ров кебек авылдашларыгыз бар икән, моңа сөенергә генә кирәк. Мәктәп белән балалар бакчасы да әйбәт кенә эшли. Әмма безнең балалар өчен бүгенге заманда башка мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Бакырчылыларга яңа бина кирәк! Шул ук вакытта, искесен дә тарихи музей итеп саклап калу мөһим. Аннан, барысы да сезнең кулда. Монда берәү дә Мәскәүдән, яисә башка шәһәрдән килеп берни эшләмиячәк. Күпләп каз үстерүчеләрегез дә бар. Менә ул Әлфия Җәббаровага 40 янына тагын 40 каз сыя бит. Барыбер шул ук эшне башкарасы. Дәүләт ярдәме бар, аннан файдаланырга гына кирәк.
Сораулар да шактый яңгырады. Һәм ул район җитәкчелеге белән гади аралашу, әңгәмә формасында барды. Мондый сөйләшүгә халык сусаган иде.
– Мин үзем Юынчыдан һәм бакыр чылылар өчен сөенеп, көнләшеп карыйм. Авылны икегә зур чокыр бүлә. Безнең яктагы юл бик начар, аны үзсалым акчасы белән генә хәл итеп булмый. Ничек тә, дәүләт программасына керәсе иде, – дип сорый Гөлсинә Борһанова.
Җаваплы җитәкчеләргә урынга барып, проблеманы өйрәнергә һәм чишү юлларын эзләргә дигән күрсәтмә булды.
– Сөтне Ульяннан килгән эшмәкәргә бик арзан бәядән сатабыз. Кайбычта 25, ә бездә бары тик 17 сумнан җыялар. Ник монда бер тәртип юк икән? – дигән бик урынлы һәм сыер асраучыларның үзәгенә үткән сорау яңгырады.
– Мондый зур аерма булырга тиеш түгел. Акчаны читкә чыгарып җибәрергә кирәкми. Бу бит әзер бизнес дигән сүз, гаиләне алып барырга җитәчәк. Үз кулыгызга алыгыз, акчаны читкә җибәрмәгез, – диде Михаил Афанасьев.
– Казаннан безнең җирлеккә автобус йөрсен иде. Пассажирлар аз дип, шәхси эшмәкәрләр безнең маршруттан баш тартты.
– Районда бары бер субсидияле автобус йөри икән, бу бик аз. Гадәттә, мондый автобуслар кеше санына карап кына йөрми. Арттыру мәсьәләсен уйларга кирәк, – диде башлык.
Сорау-җавап форматында узган җыен күтәренке рухта тәмамланды. Биредә яңгыраган мәсьәләләр һавада эленеп калмыйча, чынга ашар, дигән ышаныч белән таралыштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев