Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акча кирәк булгач кына кайта

Без беркайчан да бай яшәмәдек.

Авылда тормыш иттек, хәзер дә шунда торабыз. Гомер буе ат кебек эшләдек, бер дә кул кушырып утырмадык. Колхозда хезмәт иттек, үзебезнең ишегалды тулы, зурысыннан-кечкенәсеннән терлек-туар булды.

Ничек асрамыйсың, авыл кибетендә нәрсә бар иде соң? Үзебезнекен ашадык гел ул чакларда. Азык-төлектән консервылар гына тезелешеп тора иде киштәләрендә. Ә дүрт кешелек гаиләне (ирем, мин, улыбыз һәм кызыбыз) ашатырга кирәк. Үзебезнең хуҗалык бик булышты: итебез дә, сөтебез дә, йомырка да, яшелчә һәм җиләк-җимеш тә бар иде. Әлбәттә, тир түгәргә туры килде. Колхоз эшеннән кайтасың, кая анда ял турында уйлау, ишегалдындагысы, бакчадагысы көтеп тора. Йокларга ятканда аякларны тоймыйсың...


Аннары балалар үсеп җитте – төрле якларга очтылар. Беренче булып улыбыз китте. Армиядән кайткач, авылда бер айлап торды да, Себер якларына нефть чыгарырга китте. Аның артыннан кыз да шәһәргә, һөнәр үзләштерергә юл алды, шунда кияүгә чык­ты. Беренче вакытларда кызыбызга ярдәм иттек. Декрет ялында булганда, кияү үзе генә эшләгәндә, азык-төлекләрен дә алып бирдек. Соңрак кызга безнең ярдәмнең кирәге калмады булса кирәк, кияү белән продуктылар төяп китәргә кайтмый башладылар. Күрәсең, акчаны яхшы эшләделәр. Ә без ирем белән терлекләрне бетермәдек, гадәт буенча асрадык. Шул хуҗалык­тан керем ала башладык. Икебез күпме нәрсә ашыйбыз инде, артып калганын саттык. Ит, сөт, җәен йомырка алучылар табылып кына торды. Пенсиягә чыккач, икебезнең дә тотрыклы керем барлыкка килде. Шулай җыя торгач, биш йөз мең акчабыз булды.


Ләкин соңгы елда бар да үзгәрде. Ирем белән бөртекләп җыйган финанс запасыбыз «эри». Акча тутырган «оек балтыры» ябыкканнан ябыга. Бәлки моңа без үзебез гаепледер.
 

Яз көне, узган елның май аенда, бәрәңге утыр­тырга җыенып йөргәндә, гаиләсе белән кызыбыз кайтып төште. Моңа кадәр бик озак кайт­каннары юк иде, ә монда кайтып керделәр дә зарланырга тотындылар. Кызымның эшендә кыскартулар булган һәм аны да эшеннән чыгарганнар икән. Хәзер эшсез. Бер кияүнең хезмәт хакына яшәве авыр икән боларга. Ирем белән киңәшләштек тә, әлбәттә инде, акча бирдек, бала бит, үз каныбыз, жәл. Рәхмәтләр әйтеп, кызыбыз хәтта кочаклап үпте дә әле үзебезне. Шулай тиз генә китеп тә бардылар. Без аларны бер-икене кунарлар, бәрәңге утыр­тышырлар дип көткән идек. Юк, киттеләр. Без инде үпкәләмәдек. Киресенчә, авыр вакытларында кызыбызга ярдәм иткәнгә канәгать калып, шатланыштык та әле. Ә без, ярар, алар ярдәменнән башка да булдырабыз әле.

 

Ике айлап вакыт үтте. Кызым тагын кайтты. Минем барысы да яхшы, дип, сөендерер дип уйлаган идек. Әмма шатландырмады. Киресенчә, барысы да начар, фатир өчен түләп бара алмый, бурычлары барлыкка килүе турында әйтте. Иренең хезмәт хакы бернәрсәгә дә җитми икән. Болай барса микрофинанслау оешмасыннан зур процент белән бурычка акча алмыйча булмас инде, ди. Үзе сөйли, үзе елый, балакаем. Тагын жәлләдек инде, үзәкләр өзелә бит бала өчен, акча бирдек. Шатланды инде кызым, икебезне дә кочаклады, үпте. Әтисе шунда аңа болай диде: «Кызым, син безгә рәхмәтләреңне үбеп түгел, эш белән әйт. Киләсе атнага кияү белән кайтып, сыерга печән әзерләргә булышсагыз, рәхмәтегез шул булыр». Кызыбыз, һичшиксез кайтачакбыз, әти, һичшиксез, дип китте. Әйтте, әмма вәгъдәсендә тормады – кайтмадылар, булышмадылар. Кыз телефоннан гына шалтыратып, бик тә «занятый» булуларын, печән белән ярдәм итәргә кайта алмая­чакларын әйтте.


Шунда иремнең бик каты ачуы чыкты: «Башка аларга бер тиен дә бирәсе булма, бернинди дә финанс ярдәме көтмәсеннәр бездән!» – дип җикеренде.

Минем дә каным кайнады, аның белән килештем. Алар безне әти-әни буларак хөрмәт тә итми, бәяләми дә. Акча кирәк булганда гына кайталар, ә эшләшергә дигәндә вакыт таба алмыйлар, кайтмас өчен әллә ничә төрле сәбәп эзлиләр. Менә яшәсеннәр үзләренчә хәзер.
Ирем белән сөйләшәбез дә, аптырыйбыз: андый түгел иде безнең кыз, эшләп үсте бит ул, гел кул арасында булдылар абыйлы-сеңелле. Бу шәһәр кияве шулай үзгәрттеме икән, дибез. Үзе начар да түгел инде... Менә шундый хәлләр бездә.

Бәлки киңәш бирүчеләр булыр дигән өмет белән, райондашыгыз Т.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев