Ак Тауларда Кызыл Яр (автобиографик повесть)
(Дәвамы. Башы 59, 61, 64, 66, 68, 70нче саннарда) 7 нче бүлек.
Сабантуйга барасыңмы?
– Әни, әни, киеним микән әле. Әнә бит тагын төшеп киттеләр...
– Чү, ни дип кабаланасың тагын? Өлгерерсең. Абыең белән утырып кабартма, сумса ашар идең...
– Син барасыңмы соң, әни, анда бүген кеше күп кайтты?
– Вакытым юк шул минем, улым, әтиең барыр...
– И, синең шул булыр инде һаман...
Бүген иртәдән бирле үземә урын таба алмый аптырыйм. Сабантуй бит. Сабан туе!
Җәйге матур аяз көн. Шундый күңелле. Бакчада бәрәңге, яшелчәләр дә матур гына үсеп килә, алмалар, чия-карлыганнар да шактый күренә. Тәтә әни әйтмешли, «сөбеһанАллаһ»! Мин никтер һаман кыбырсынам, тизрәк урамга чыгасым килә. Авылның төрле ягыннан гармун тавышлары ишетелеп китә. Әнә, күршебез Зәйнәп апаларга да Кәлимулла абый кайткан. Ул Сабантуй саен кечкенә генә яшькелт тальян гармунын кыстырып кайта. Бигрәк тә өздереп уйный инде, аның артыннан мин дә уйный башлыйм, китапны гармун итеп. Тәки калды шул гадәт. Өйрәнермен әле бер, үсеп кеше булгач. Әни шулай ди ич! Бәлкем әле Ильяс абый да өйрәтер. Ул да бик оста уйный.
Абый белән утырып ашадык. Өстәлдә ниләр генә юк: кабарып пешкән кабартма, йомырка, пычтила, кәбестә, кишер сумсалары. Ит белән дә. Мин пычтила (алма кайнатмасыннан эчлек) белән яратам. Шул сумсаны табар өчен тышын бармак белән баскалап карыйм.
Тавыш чыкса шул, мин яраткан сумса була инде. Тиз-тиз генә капкаладым да абыйга карап утырам: бер дә ашыкмый, булыр икән шул кадәр әкрен, мышкылдык! Аңа карап ачуым кабара башлый. Ну шул кыланмышлары?! Тизрәк ашаса ни була инде?!
Ниһаять, абый әкрен генә өстәл артыннан торып корсагын сыйпый, аннан әнигә рәхмәт әйтеп, кулын юарга дип умывальник янына кереп китә. Әкрен генә, җай белән генә... Уф, булыр икән шул хәтле!
Әти Мәскәүдән алып кайткан матур күлмәк-чалбар, яңа түфлиләрне киеп урамга чыктык. Без инде элеккеге Сабантуйларда патмискалы кара сатин ыштан, кызыл сандали кигән эбер-чебер түгел, почти егетләр! Күрәсезме безне?! Ак күлмәк, кара чалбар ничек килешеп тора! Ә кара түфли? Носки белән кульяулыгына кадәр яңа бит! Әле хушбуй да сиптем. Абый кирәкми дип борын гына җыерды. Әни тәрәзәдән карап калды. Һаман шулай бер ялгызы кала ул. Җәллим дә инде үзен кайчакларда. Ну урамга чыккач онытыла тагын.
Сабантуйга барып җитәрәк Хәким абыйлар тыкрыгыннан узмалы. Алар ның өй озынлыгы сузылган җәйге террасасында и кеше, и кеше! Кайткан кунак лардыр инде. Әминә апа белән Хәким абый да, әбиләр дә, бала-чага да. Кайсы урамда йөгерешеп уйный, кемдер гармун тарта, кемдер бии, кече Сабантуй диярсең. Террассага өстәл хәстәрләгәннәр күрәсең, савыт-саба шалтырый. Менә кайда ул күңеллелек! Әнә бер читтәрәк кунак малае белән Рөстәмнәре сөйләшеп тора. Яхшы малай ул Рөстәм. Без аның белән бер класста укыйбыз. Сигезне бетергәч, Ленинградка мореходкага китәм ди. Булыр, русчаны да яхшы белә «яшьти», фамилиясе да нурлар чәчеп тора – Зиннуров, сөйләшүе дә шырданча каты түгел, ягымлы. Рөстәм мине күрүгә нихәл, яшьти, дип ерактан үк елмаеп сәлам бирде. Рөстәмнәрнең семьялары зур, сигезбала – алты малай, ике кыз. Энекәше Ринат та гармун дип саташкан, Муруз Рафаиле янына өйрәнергә йөри дип ишеттем. Телевизорыбыз булмаганда мин аларга барып татарча театр карый идем. Мин генә түгел, бөтен тирә-як күрше-күлән шунда жыела иде ул театр буласы көнне. Урын – идәндә, күзләр теге ящиктә. Авыздан «И, Ходаем», «Үләм!», «Чукынды!», «Нишлисең, хайван тәре?!» кебек тагын әллә ниткән сүзләр атылып чыга. Хатыннарның кайсы елый, кайсы мышкылдатып борын тарта, бала-чага, томшыгын ачкан чәүкә балаларыдай, авызларын ачып тын калган, өй хуҗасы Хәким абый вакыт-вакыт телевизорның сүрәтен, тавышын көйли, йодрыгы белән «башына» менеп төшәргә дә күп сорамый, хатыны Әминә апай, матур чәчәкле бәрхет күлмәген киеп, түр башында утыра...
Без бит әле Сабантуйга ашыгабыз. Киттек, малайлар, тизрәк!
Ирек Сафин.
Олы Шырдан-Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев