Ак кәгазьдә уйларым...
«...Элек, ике катлы агач баракларда күршеләр белән шуның кадәр дус яшәдек, бер гаилә кебек!
Әгәр дә беребезгә кунак килә икән, бөтен йорт белән күмәк бәйрәмгә әйләнә иде: кемдер гармунын күтәреп керә, кемдер өендә пешергән ризыгын.
Бөтен фатирларның ишекләре ачык, урамга – ишегалдына чыгып җырлаша, биешә идек. Беркем дә, тавышланасыз, дип тә зарланып йөрмәде, һәркемнең күңеле киң иде. Йортыбыз белән бер зур гаилә булып яшәдек. Бер-беребезнең балаларын бакчага, мәктәпкә илтү, алып кайту – кемгә юл уңай һәм вакыты бар, шуның өстендә иде. Берәр җиргә барасы булса, баланы кемгә калдырып торасы икән инде, дигән проблема гомумән юк иде, теләсә кайсы күршедә калалар иде. Бер-беребезнең кайгысын бүлешеп, шатлыгын уртаклашып, чын туганнар кебек яшәдек.
Төрле милләттән идек, әмма аеру, кемгә дә булса кимсетеп карау булмады. Эх, сагындыра шул чаклар. Бары бергә, югы уртак, күңелләр киң, уйлар чиста иде. Мин инде хәзер олы яшьтә, балаларым белән яхшы фатирда гомер кичерәм. Җәй көннәрендә подъезд төбенә, эскәмиягә чыгып утырам һәм шаккатам: башка подъездларда яшәүчеләрне әйтмим дә инде, бер подъездда яшәүчеләр дә бер-берсе белән исәнләшми дә хәтта, кая анда кунакка йөрешү!
Нишләдек без, кешеләр...»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев