Ак Барс Банк кушымтасы кичкә таба эшли башлаячак
Берникадәр вакыт клиентлар кушымтадан файдалана алмаячак. Моның сәбәбе техник өзеклек.
Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына банк матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. "Кушымта техник өзеклек аркасында эшләми. Хәзер без (проблемаларны) бетерү өстендә эшлибез, кичкә төзексезлекләр бетереләчәк ", - дип аңлаттылар Ак Барс Банкында.
Дистанцион хезмәт күрсәтү системалары эшендә өзеклекләр сайтка һәм мобиль банкка арткан йөкләнеш белән бәйле, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә. Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Ак Барс Банк клиентларында техник өзеклек аркасында карталардан акча алыну очраклары булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев