Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Ак Барс" банк картасыннан акча алынган

"Ак Барс" банк аңлатканча, клиентларның карталарыннан акча, техник өзеклек булу сәбәпле, алынган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына банк матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"7 майда техник сәбәпләр аркасында банк карталарыннан акчаның кабат алынуы булды. Якынча, 28 һәм 29 апрель көннәре өчен ", - дип аңлаттылар банкта. Матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, вәзгыять җинаятьчеләрнең мошенник гамәлләре белән бәйле түгел. Банк клиентлардан акча алудан һәм карталарны блоклаудан тыелып торуын сорады.

“Мондый өзеклек зур күләмдә түгел, акчалар клиентларның кайберләрендә генә алынган. Акча якын арада карта счетларына кагыйдә буларак кире кайтачак, бу процесс тәүлек дәвамында бара”, - дип тә өстәделәр банкта. Күпме клиентларның акчалары алынганлыгы турында банкта хәбәр итмәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев