Әйтми калдым рәхмәтне...
Яшәеш

Әйтми калдым рәхмәтне...

«Күптән инде, күптән юк сез, «Балам» диючеләрем...»

Рәхмәтлемен

Күптән инде, күптән юк сез,
«Балам» диючеләрем,
Күңел түремне җылытып,
Назлап сөючеләрем.

Өзгәләнеп минем өчен,
Янып-көючеләрем,
Иңнәремә канат куеп,
«Кызым» диючеләрем.

Минем борчуларым сезнең
Йөрәк сызлауларында,
Көзләремә кергәндә дә,
Сез гел күз алларымда.
Бәхетле бала чак өчен,
Мин сезгә бик рәхмәтле.
Язмышның үз кагыйдәсе:
Әйтми калдым рәхмәтне...

Тиз югалттым... Өлгермәдем
Мин сезне кадерләргә…
Яшьләрем тама мөлдерәп
Чәчкәле каберләргә...

Рәзинә Маннапова.
Күгәй


Нет комментариев