#әйтәмәле
«Яшел Үзән» журналистларының да кайвакыт күңелләре ташый икән шул.
Әле ярый укучыларыбыз яратып укый торган «Күңелемдәгесен әйтәм», яңа елдан ул яңа исемдә – «Әйтәм әле» дип чыга башлады, сәхифәсе бар. Язасы килгәнебез шул, безнең редакциядә дә, күп оешмалардагы кебек, кыскартулар булды. Шуңа да бер хезмәткәргә әллә ничә төрле эшне бик тыгыз графикта башкарырга туры килә. Әлбәттә, моны газета укучыларыбыз күрми һәм бу сүзләрне аклану дип уйламагыз, зинһар. Шуңа да эшебездә ялгышлыклар кайвакыт китә һәм без аны мөмкин булганда төзәтәбез.
Беркөнне телефоннан: «Кызлар, газетагызның узган елгы соңгы санында «сугышта һәлак булган әниләр советы үз эшен дәвам итә», дип язгансыз, һәлак булган сугышчыларның әниләр Советы дип язарга кирәк булгандыр инде. Ни язганыгызны укыгыз инде әзрәк. Шул коперативтан соң шулайрак эшләгәнсез ахрысы», – дип мыскыллы тавыш белән әйтте дә, шап итеп трубканы куйды. Апа җаным, гафу итегез, дип акланырга да һәм аңлатырга да мөмкинлек булмады.
Әйе, ел ахырында эшнең үтә тыгыз булуы белән генә акланып булмый. Хатабызны таныйбыз. Беренче җөмләсендә шулай язган булсак, алга таба текстта ни турында сүз барганы яхшы аңлашыла.
Федераль массакүләм чыганакларда, кайбер очракта, мәкалә исемнәрендә махсус шундыйрак баш исемнәрне куйганнары бар. Кешеләрнең игътибарын шулай җәлеп итәләр. Сезнең исә менә шулай мыскыллы тавыш белән, яңа ел коперативыннан (корпоратив дип әйтәсегез килгәндер инде) соңдыр инде бу хата дип, безне чәнчеп куйганнан соң, күңелегез, мөгаен, рәхәтләнеп киткәндер, апа җаным.
Без сезгә рәхмәтле, алга таба да шулай шалтыратып, күңелегездә булганнарны җиткереп торыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев